Биографиясе

1805 ел, Казан өязе Яңа Кишет авылы – 1876 ел, Казан.

Казанда мәдрәсәдә укый, үзлегеннән рус телен үзләштерә. Казан шәһәре татар бистәләре ратушасында тәрҗемәче булып эшли. Бер үк вакытта сәүдә һәм наширлек эше белән шөгыльләнә.

Эшчәнлеге

Татарларда китап басу эшенең аякка басуы нигездә Р.Әмирханов исеме белән бәйле. Үз акчасына «Зөбдәт ән-нәсаих» («Иң яхшы киңәшләр», 1849), «Гакаид-е мәнзумә» («Иманлылык шигырьләре», 1856) кебек укыту-тәрбия китапларын һәм үз әсәрләрен бастырып, авыл мәктәпләренә бушлай тарата.

Кол Галинең атаклы «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының Утыз-Имәни әзерләгән беренче басмасын (1839), беренче татарча календарьны дөньяга чыгара («Горрәнамә», 1841). Төрек шагыйре Ибраһим Хаккыйның «Мәгърифәтнамә» китабын (1845), «Тутыйнамә» исемле хикәятләр җыентыгын (1851) татар теленә тәрҗемә итеп бастыра, пәйгамбәрләр турындагы «Кыйссас әл-әнбия» җыентыгын басмага әзерли.

Кайбер китапларда укучыларга мөрәҗәгать рәвешендә язылган үз шигырьләрен дә урнаштыра. Ш.Мәрҗанинең «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле хезмәтендә аның берничә сатирик парчасы үрнәк итеп китерелә.

Р.Әмирханов гомеренең соңгы елларында бөлә һәм хәерчелектә вафат була.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1985. 2 т.

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Автор – М.В.Гайнетдинов