- РУС
- ТАТ
Драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981)
1921 елның 1 декабре, Әгерҗе кантоны Салагыш авылы – 1982 елның 3 декабре, Әлмәт шәһәре.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән кайткач, Әгерҗе районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
Алабуга педагогия институтын (1953) һәм М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1961) тәмамлый.
Әсәрләре 1950 еллар башында басыла башлый. Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» (1956) драмасы киң таныла. Минзәлә татар драма театры куелышында ул Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында күрсәтелә (1957).
Аның «Гөлчәчәк» (1956), «Тамырлар» (1961), «Сатучылар» (1961), «Уҗым бозавы» (1966), «Минем җинаятем» (1968) пьесалары авыл кешеләре һәм интеллигенция вәкилләре алдында торган әхлакый проблемаларга багышлана. «Кан кардәшләр» (1972), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) драмаларында, «Сафура бураннары» (1975) комедиясендә, «Кондырлы кодачасы» (1981) трагикомедиясендә шәһәр тормышы, нефтьчеләр көнкүреше чагыла.
Ю.Әминов әсәрләре геройларына хезмәт сөючәнлек, самимилек, халык традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт хас.
Күпчелек пьесалары Минзәлә, Казан, Әлмәт театрлары, шулай ук Башкортстанның Салават, Сибай халык театрлары сәхнәләрендә уйнала.
Медальләр белән бүләкләнә.
Гөлҗәннәтнең җәннәте. Пьесалар. Казан, 1973.
Драмалар, комедияләр. Казан, 1981.
Очрашырбыз, Гөлсылу! Сәхнә әсәрләре. Казан, 1984.
Гыйләҗев А. Ак нур белән // Казан утлары. 1971. №12.
Әхмәдуллин А. Кешелекле иҗат // Дөреслеккә ирешү юлында. Казан, 1993.
Автор – А.Г.Әхмәдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.