Эчтәлек

Биографиясе

1878 елның 15 (27) апреле, Бохара әмирлегенең Гиждуван районы Сактари авылы, хәзерге Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсенең Гиждуван районы, – 1954 елның 15 июле, Сталинабад шәһәре, хәзерге Дүшәнбе шәһәре.

Бохара шәһәре мәдрәсәсендә белем ала.

1920 елларда Сәмәркандта халык мәгарифе органнары эшендә, таҗик һәм үзбәк телләрендә беренче газета-журналлар оештыруда һәм бастыруда актив катнаша. “Таҗик әдәбияты үрнәкләре” дигән беренче таҗик әдәбияты антологиясен төзи.

1917 елгы революциядән соң яңа таҗик прозасын тудыручыларның берсе була, аның төп жанрларына нигез сала: повестьлар (“Бухарские палачи”, 1920; “Одина”, 1924; “Смерть ростовщика”, 1939) һәм романнар (“Дохунда”, 1930; “Рабы”, 1934). “Одина” повесте яңа таҗик әдәбиятының башлангычы булып санала.

Айниның иң зур хезмәте – Сталин премиясе (1950) алган һәм XIX–XX гасырлар чигендә таҗик халкы тормышы энциклопедиясен тасвирлаган тәмамланмаган “Воспоминания” (1949–1954) әсәре.

Таҗик һәм үзбәк телләрендә яза. Ике халык әдәбиятына да зур өлеш кертә.

Таҗикстан ССР Фәннәр академиясе академигы (1951), Таҗикстан ССР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1951–1954), Үзбәкстан ССР әннәр академиясенең шәрәфле академигы, Таҗикстан ССРның атказанган фән эшлеклесе. Таҗикстан герое (1997, үлгәннән соң).