Биографиясе

1941 елның 1 мае, Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголесский Бор поселогы – 2001 елның 2 апреле, Казан. Биектау районының Әлдермеш авылында җирләнгән.

Казан университетын (1973), СССР Язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны (1985, Мәскәү) тәмамлый.

1985–1997 елларда «Казан утлары» журналында эшли, 1997–1998 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире урынбасары. 1998 елдан «Аваз» хосусый нәшрияты директоры.

Иҗаты

Әсәрләре 1967 елдан басыла башлый.

«Яңа уен» (1988), «Дачада» (2000) исемле хикәя җыентыклары, «Боҗра» детектив повесте (1978), «Елан угы» (1991), «Иблискә ришвәт» (2000) маҗаралы романнары, татарлар һәм кардәш халыкларның тормышына, татар мәдәниятенең халыкара багланышларына караган «Исәнме, Гагаузстан» (1991), «Йөртә безне язмышлар» (1992), «Дунай буендагы кардәшләр» (1994) документаль повестьлары авторы.

«Кайда да кадерле» (1984), «Безгә ни булды?» (1991) җыентыкларындагы эссе һәм публицистик мәкаләләре татар халкының күренекле вәкилләренә, татарларның милли яңарыш проблемаларына һәм үзаңы үсешенә багышланган.

Болгария, Германия, Кипр, Румыния илләренә сәяхәтләре вакытында туган кичерешләре «Оҗмах утравы» (1999), «Кардәшләр кочагында» (2000) җыентыкларында тупланган.

Төрки телле әдәбиятлар вәкилләреннән С.Моратбәков, А.Сатаев, Ә.Мохтар, Ү.Һашимов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Ахунов Г. Мәгълүматлар дөньясы, яки Безгә ни булды // Ватаным Татарстан. 1992. 29 май.

Дәүләт Н. Халыкларны якынайта // Шәһри Казан. 1995. 4 апр.

Госманов М. Жанрның язмышы һәм яңаруы // Казан утлары. 2001. № 1.