Биографиясе

1812 елның 30 июне, Әзәрбайҗан Республикасы Шәке шәһәре, хәзерге Нуха шәһәре – 1878 елның 26 феврале, Тифлис.

Ганҗә шәһәрендә мәдрәсә тәмамлаганнан соң, укуын Шәке шәһәрендәге рус училищесендә дәвам иттерә. Төрки телләрдән тыш, гарәп, фарсы һәм рус телләрен яхшы белә. Шәрык һәм Көнбатыш мәдәният дөньясының күп кенә күренекле шәхесләре белән аралаша, Казандагы татар укымышлылары белән хатлар алыша. Әдәби иҗат эшчәнлеге 1830 елларда башлана.

Иҗаты

Беренче иҗат җимеше – «Пушкин үлеменә» (1837) дигән романтик поэма-мәрсиясе, урта гасыр Шәрык поэзиясе кануннарына таянып, фарсы телендә языла (мәрсия 1962 елда Зәки Нури тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә).

Ахундов төрки әдәбиятлар, Якын Көнчыгыш әдәбиятлары тарихында Европача типтагы драматургиягә нигез салучы булып санала. XIX йөз уртасында Ахундов патриархаль-феодаль чынбарлыкны, артталыкны, искегә ябышып яту, иҗтиһадсызлыкны мәгърифәтчелек идеяләре күзлегеннән тәнкыйтьләгән 6 комедия иҗат итә: «Ибраһим Хәлил мулла, алхимик, фәлсәфи таш иясе» (1850), «Мусье Жордан, ботаник вә дәрвиш Мәстәлишаһ, мәшһүр сихерче» (1850), «Ленкоран ханлыгының вәзире» (1850), «Юлбарысны җиңгән аю» (1851), «Карун маҗаралары» (1852), «Тәбриз шәһәренең гаделлек яклаучылары» (1855). Комедияләрен Ахундов рус теленә үзе тәрҗемә итә, алар шулай ук француз, инглиз, немец, фарсы һ.б. телләргә дә тәрҗемә ителә.

1864–1865 елларда Ахундов Көнчыгыш халыкларының иҗтимагый-икътисади, рухи-мәдәни яктан артта калу сәбәпләрен ачуга багышланган «Һиндстан шаһзадәсе Кемал ад-Дәүләнең Персия шаһзадәсе Җәлал ад-Дәүләгә өч хаты һәм соңгысының ул хатларга җавабы» исемле фәлсәфи трактатын яза. Ахундов әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеменә караган хезмәтләр авторы буларак та билгеле («Тәнкыйди сәхифәләр», «Шигърият һәм чәчмә әдәбият турында» һ.б.).

Халыкны мәгърифәткә якынайтуда, аңа дөрес тәрбия бирүдә әдәби жанрлардан иң тәэсирлесе итеп ул романны һәм драманы саный; әдәби әсәрнең эчтәлеге белән шәкли ягы бербөтен яңгырашта булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә; иҗатта сюжетларны реаль тормыштан алырга чакыра, язу стилендә иске үрнәкләргә, традицион образларга ябышып ятуны, шигърияттәге купшылыкны тәнкыйтьли.

Ахундов Төркия академиясендә гарәп алфавитын латин алфавитына алыштыру турында үзе эшләгән проектны игълан итә.

Ахундов иҗаты Идел төбәге, Урта һәм Кече Азиядәге төрки әдәбиятларның реалистик юлдан үсешенә уңай йогынты ясый. Г.Камал фикеренчә, Ахундов әсәрләре яшь татар театры һәм драматургиясенең формалашуы процессында «озак вакытларга кадәр зур азык булып килде».

Үз вакытында көндәлек татар матбугатында («Вакыт», «Шура», «Совет әдәбияты» һ.б.) Ахундовның тормышы һәм иҗаты турында Р.Фәхретдин, Б.Шәрәф, С.Рәмиев, Г.Камал, Н.Юзиев кебек күренекле әдип һәм галимнәрнең мәкаләләре басыла.

Әсәрләре

Избранные философские произведения. Баку, 1982

Комедии. Проза. Поэзия: Литературно-критические статьи. Баку, 1987.

Әдәбият

Камал Г. Азәрбайҗан драматургы Мирза Фатали Ахундов // Кызыл Татарстан. 1928. 11 март.

Азиз Шариф. Мирза Фатали Ахундов: Жизнь. Художественное творчество. Эстетика. // История литературы народов СССР. М., 1986.

Юзиев Н. Высокая духовность писателей сближает народы // Әдәбият чыганаклары һәм текстология. Казань, 1982.

Автор – Р.К.Ганиева