Биографиясе

1935 елның 27 августы, Әлмәт авылы, хәзерге Әлмәт шәһәре – 2003 елның 8 июле, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1962). 1955–1992 елларда Татарстанның нефть чыгару предприятиеләрендә эшли, язмалары район һәм республика матбугатында басыла (1952 елдан). 1993 елдан «Нефтяник Татарстана» газетасы хезмәткәре.

Татар һәм рус телләрендә яза.

Иҗаты

«Кыйбла» (1985), «Ак дөнья» (1987), «Жирәбә» (1995) дип исемләнгән китапларында кешенең туган җир алдындагы бурычы, нефть төбәге эшчеләре, шул төбәкнең экологиясе, киләчәк буын, мәхәббәт турындагы шигырьләре тупланган. Әсәрләре гражданлык хисе белән сугарылган, аларга нечкә лиризм хас.

Әхсәновның Татарстан Республикасы нефть төбәге районнарының социаль-икътисади хәле, аларның экологиясе проблемаларын күтәргән «20 ел юлда» («20 лет в пути», 1998), «Хәтер офыклары» («Даль памяти», 1998) дип аталган публицистик очерклар җыентыклары социаль әһәмияткә ия.