Биографиясе

1905 елның 25 марты, хәзерге Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериный (Звериноголовск) авылы – 1976 елның 28 октябре, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1936).

Әсәрләре 1925 елдан «Сабан һәм чүкеч» газетасында (Свердловск шәһәре) басыла башлый. 1932 елда Казанга күчеп килә. 1936–1941 елларда «Совет әдәбияты» журналы хезмәткәре, Казан химия-технология техникумында һәм музыка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Бөек Ватан сугышында катнаша. «Алга, дошман өстенә!» фронт газетасында әдәби хезмәттәшлек итә. 1946–1951 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, 1952–1961 елларда «Пионер» журналы җаваплы мөхәррире.

Иҗаты

Беренче очерклары һәм хикәяләре «Кара баганалар» җыентыгында (1931) басыла. Балалар өчен язылган «Йолдыз» (1935), «Солдат балалары» (1948), «Яңа дуслар» (1954) исемле хикәяләр җыентыклары, Татарстанда нефть сәнәгате барлыкка килү турында «Кара алтын» (1947), «Яшәү көче» (1951) дигән очерк китаплары авторы. «Серләр» (1948), «Егет сүзе» (1954) пьесалары Казан, Уфа, Бөгелмә, Екатеринбург театрларында куела, рус һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

Әхмәт татар халык иҗаты әсәрләре тупланган «Халык иҗаты» (1938, 1940; Х.Ярми белән бергә), «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» (1942), «Мәкальләр» (1948), «Табышмак әйтәм – табыгыз» (1949) җыентыкларын төзүче.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1964.

Пьесалар. Казан, 1981.

Рассказы. Казань, 1974.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Советские детские писатели: Биографический словарь. М., 1961.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин