Гомер еллары: 1872 ел, хәзерге Апас районының Танай-Турай авылы – 1952 ел, шунда ук.

Эш эзләп Екатеринбург, Самара, Пермь, Түбән Новгород, Саратов, Әстерхан, Баку шәһәрләрендә була. Шул вакытта аңарда халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяна. 1930 елларда туган авылына кайта.

1936 елда Г.Толымбай аңардан 25 (Танай-Турай авылы), 1947 елда Х.Ярми 10 әкият (шунда ук) язып ала. Аларның күбесе татар фольклорының «Татар халык иҗаты» басмасына (т. 1–13, 1976–1993) кертелә.

Автор – Х.Х.Гатина