Биографиясе

Гомер еллары: XIV йөзнең икенче яртысында

Тумышы белән Идел буе төбәгеннән. Гарәп һәм фарсы телләре мөгаллиме, әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Алтын Урда дәүләтенә Аксак Тимер һөҗүме вакытында (XIV йөзнең 90 нчы еллары) әсир төшеп, Сәмәрканд шәһәренә озатылган дип фараз ителә.

Иҗат мирасыннан Сәйф Сараиның «Китаб-е Гөлестан бит-төрки» кулъязма җыентыгында урнаштырылган газәл жанрындагы бер шигыре («Дилбәремнең ул сәдәфдик агъзында дөр бар ирер... » – «Дилбәремнең энҗе кабыгыдай авызында энҗеләрдәй тешләре бар...») белән мәгълүм.

Иҗаты һәм тормышы аз өйрәнелгән.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен материал. Казан, 1967.

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 1 китап.

Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан. Казан, 1999.