Биографиясе

1921 елның 23 мае, Минзәлә кантонының Актаныш волосте Такталачык авылы – 2003 елның 20 августы, Әлмәт шәһәре.

Әдәби иҗат белән 1936 елда шөгыльләнә башлый.

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә татар педагогия техникумында укый (1936–1937). 1939–1949 елларда Магнитогорск металлургия комбинатында эшли. Сәламәтлеге начараю сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр була һәм 1953 елда Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Шәрип авылына кайтып урнаша. 1965 елдан Әлмәт шәһәрендә яши.

Иҗаты

1955 елда «Совет әдәбияты» журналында басылган шигырьләре әдәбият тәнкыйтьчеләре һәм шигырь сөючеләр игътибарын җәлеп итә.

Афзал – балаларга атап чыгарылган «Кар сулары» (1957), «Вөҗдан сүзе» (1958), «Кояшлы яз» (1961) һ.б. җыентыклар авторы. «Ышаныгыз» (1971), «Кышкы озын кичләрдә» (1975), «Айлы кичләр» (1977; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1977), «Шундый-шундый эшләр» (1988), «Август йолдызлары» (1994) җыентыкларына кергән шигырьләр афоризмнарга, көчле сатирик образларга бай, аларда лирика һәм юмор бергә үрелеп бара. Лирикасында тере табигатьнең бай палитрасы чагылыш таба. Афзалның күп кенә шигырьләрендә фәлсәфи тирәнлек өстенлек итә.

1990 елларда Афзал иҗатында татар халкы тарихына игътибар көчәя. Әсәрләрендә ул борынгы бабаларыбызның бөек үткәненә дан җырлый, мөстәкыйльлек, милли үзаңны уяту омтылышы арта.

Шигырьләре рус һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителеп басыла, аларның кайберләре көйгә салына.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1991.

Гомер кичүләре. Казан, 2000.

Сайланма әсәрләр: 3 томда. Казан, 2004.

Бессонной ночью. М., 1966.

Әдәбият

Юзиев Н. Ул матурлык эзли дөньядан // Шигърият дөньясы. Казан, 1981.

Фәйзуллин Р. Халыкчан шагыйрь // Сайланма әсәрләр. Казан, 1998. Т. 4.

Галиуллин Т. Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте // Татарстан. 2001. № 5.

Автор – Т.Н.Галиуллин