- РУС
- ТАТ
Шагыйрь, Чуаш Республикасының халык шагыйре (1998), атказанган сәнгать эшлеклесе (1992)
1942 елның 20 февралендә Чирмешән районы Яңа Элмәле авылында туган.
Казан педагогика институтын тәмамлый (1964). 1965 елдан журналистлык эшендә, 1977–1985 елларда «Хатěр пул» («Әзер бул», Чабаксар) балалар журналында баш мөхәррир. 1986–1990 елларда Чуаш АССРның Язучылар берлеге рәисе. 1998–2002 елларда Чуаш Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат эшләре дәүләт комитеты рәисе урынбасары.
Афанасьевның «Ҫăкăр» («Икмәк», 1974), «Сан ятупа» («Синең исемең белән», 1983), «Хěвел хапки» («Кояш капкалары», 1988), шигырьләрендә һәм поэмаларында, «Урхамахпа трубач» («Ат һәм быргычы», 1969) балладасында, «Вучах» («Учак», 1978) повестенда заман һәм кеше турында уйланулары урын алган. Афанасьевның күп кенә әсәрләрендә – «Ҫарăмсан кěввисем» («Чирмешән көйләре», 1975) китабында, «Тав» («Бәхилләү» 1999) исемле шигырь һәм поэмалар җыентыгында Татарстан темасы чагылыш таба. «Ҫан ятупа» драматик поэмасының сюжеты Чирмешән буйларында барган Гражданнар сугышы чоры вакыйгаларына бәйле. «Элмәле чишмәләре» («Роднички под Ильмами», М., 1984) китабы туган авылына багышлана.
Г.Тукай, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, К.Латыйп һ.б. шагыйрьләрнең әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә.
Чуаш Республикасы дәүләт бүләге лауреаты (2001).
Чирмешәннең йотым суы. Казан, 1990.
Солнечные врата. Чебоксары, 1992.
Писатели Чувашии: биобиблиографический справочник. Чебоксары, 2006.
Чуваши Татарстана. Чебоксары, 2006 (автордаш).
Ставский М. Эстетика тата чўваш илемлі литератури. Шупашкар, 1993.
Автор – В.П.Станьял
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.