Биографиясе

1901 елның 5 апреле, Оренбург губернасы Троицк шәһәре – 1979 елның 10 ноябре, Казан.

Томск (1920–1923), Казан (1929–1931) университетларында укый.

Нахак репрессияләнә (1938); 1940 елда аклана.

Иҗаты

1925 елда балалар өчен язылган беренче пьесасы дөнья күрә. «Дуслар» (1948, рус теленә тәрҗемәсе «Друзья», 1959), «Минем апалар» (1953), «Тубалбаш» (1958) исемле хикәя җыентыкларында яшь геройларның үзара дуслыгы, кыюлыгы һәм тапкырлыгы сурәтләнә.

1979 елда «Тормыш сынавы» истәлекләр китабы басылып чыга.

С.Әдһәмова иҗатында әдәби тәрҗемә эше зур урын алып тора. Аның тәрҗемәсендә М.Горькийның 6 томлык «Сайланма әсәрләр»е (1947–1953), А.С.Пушкинның «Мәрхүм Иван Петрович Белкин хикәяләре» (1936), Л.Н.Толстойның «Алпавыт иртәсе» (1935), «Кавказ әсире» (1947), Д.Дефоның «Робинзон Крузо» (1936), В.Василевскаяның «Салават күпере» (1944), М.Ауэзовның «Абай» романы (1957) һ.б. әсәрләр татар укучысына барып ирешә.

Әсәрләре

Хикәяләр, истәлекләр. Казан, 1971.

СИБЛАГтан хатлар // Әдәби мирас. Казан, 1996.

Әдәбият

Әхмәт А. Язучы һәм тәрҗемәче // Совет әдәбияты. 1951. № 4.

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Гиниятуллина А.К. Писатели Советского Татарстана: биобиблиографический справочник. Казань, 1970.

Авторы – Ф.Г.Галимуллин