Биографиясе

1887 ел, Сембер губернасы, хәзерге Чуаш Республикасы, Батыр районы Шыгырдан авылы – 1919 елның 6 гыйнвары, Казан.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, 1909 елда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

1910–1912 елларда хәзерге Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Идрис авылы рус-татар мәктәбендә, 1912–1914 елларда Казан губернасының Тәтеш өязе Ындырчы авылында балалар укыта.

1917 елдан соң Казан губернасының мәгариф оешмаларында эшли.

Иҗаты

1912 елдан «Шура», «Мәктәп», «Мәгариф» журналларында, «Йолдыз», «Кояш», «Корылтай» газеталарында актив языша.

Татар мәктәпләрендә җәдитчә укыту ысулын пропагандалаучы. «Ак юл» журналында балалар өчен хайваннар, җәнлекләр турындагы хикәяләрен бастыра (соңыннан алар класстан тыш уку китабы буларак аерым җыентыкта нәшер ителә).

Җәдитчелек хәрәкәтенең аерым җитешсез якларын тәнкыйтьләгән «Ысулы җәдиткә каршы беренче адым» (1911) исемле китап авторы.

Әдәбият

Хәлил Әбелхановның вафаты: некролог // Эш. 1919, 8 гыйнвар.

Авторы – Ф.И.Ибраһимова