Эчтәлек

Пародиядә оригинал әсәр гипербола, шарж рәвешендә бирелә, аңа хас үзенчәлек-сыйфатлар абсурд дәрәҗәсенә җиткерелә, нәтиҗәдә сатирик-комик эффект тудырыла. Әдәби мода, ялган сәнгати принциплар, стилистик үзенчәлекләр һ.б пародия тууга этәргеч була, искергән шаблоннар һәм әдәби нормалар көлке объекты ителә. Пародия сатирик та, юмористик та булырга мөмкин. Пародия аеруча әдәбиятта барган төрле каршылыклар чорында киң тарала.

Татар әдәбиятында әдәби пародиянең беренче үрнәкләреХХ йөз башында барлыкка килә. Мәсәлән, Г.Тукайның «Печән базары, Яхут яңа Кисекбаш» поэмасы урта гасырлар төрки-татар әдәбияты ядкәре — «Кисекбаш китабы»на пародия рәвешендә язылган. ХХ йөздә пародиянең сатирик формасы үсеш ала.

Төрле социаль күренешләрдән көлгән әсәрләр туа: Ф.Әмирханның «Шәфигулла агай» хикәясендә 1920 еллар шаукымы — социаль идеяләргә артык мөкиббәнлек — пародия тууга сәбәп була; Т.Миңнуллинының «Минһаҗ маҗаралары» романында ХХ йөзнең тарихи һәм сәяси эшлеклеләре Николай II, В.И.Ленин, И.В.Сталин, Н.С.Хрущёв, Л.И.Брежнев һ.б. комик күзлектән, карикатура ысуллары ярдәмендә тасвирлана; Хәсән Сәрьянның «Нокталы өтер» повесте надан галим эзләнүләрен күрсәтүгә багышлана; Ф.Шәфигуллинның «Cуда балык йөзәдер» һәм «Ботка» хикәяләрендә «фәнни» диссертацияләр һәм йомшак тәнкыйди мәкаләләр пародия язарга этәргеч була.

Әдәбият  

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990;

Макарова В.Ф. Татар сатирасының үсеш үзенчәлекләре. К., 2007;

Литературный энциклопедический словарь. М., 1987.

АвторӘ.М.Шәрипов