1928 елда татар язучыларын берләштерү, әдәби хәрәкәтне активлаштыру максаты белән Казанда оештырыла.

Оештыручылары: К.Нәҗми, И.Гази, Г.Толымбайский, С.Каратай.

Басма органы – «Атака» журналы (1930–1932).

Эшчәнлегендә ассоциация вульгар социологизм принципларына таяна, язучылар пролетар, крәстиян һәм «иярүчеләр»гә бүлеп карала, әдәби хәрәкәт «я союздаш, я дошман» лозунгы астында бара; әлеге кысаларга сыймаганнарга «эчке эмигрант», «кулак җырын җырлаучы» дигән ярлык тагыла; әдәби мәхкәмәләр оештырыла һәм башкалар.

ВКП(б) Үзәк Комитетының 1932 елның 23 апрелендә чыккан «Әдәби оешмаларны үзгәртеп кору» карары нигезендә оешма таратыла.

Автор – Н.Г.Гыйззәтуллин