Эчтәлек

Вакытлы матбугатта аны оештыруның һәм эшчәнлегенең принциплары хакында актив фикер алышу бара (Г.Нигъмәти, Г.Ибраһимов, Гомәр Гали мәкаләләре). КПСС өлкә комитетының матбугат бүлеге каршында оештырылган әзерләү комиссиясенә Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Г.Толымбай, Г.Нигъмәти керә.

1928 елның маенда язучылар җыелышы яңа оешма төзелүен игълан итә. Аның бюросына Г.Нигъмәти, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбайский, Г.Кутуй, К.Тинчурин сайлана.

Оешманың максатлары: язучыларның профессиональ осталыгын камилләштерү, марксизм позицияләреннән чыгып әдәби процесс белән җитәкчелек итү, буржуаз милләтчелек идеологиясенә каршы көрәш алып бару. Моңа кадәр яшәп килгән әдәби түгәрәкләр һәм оешмалардан («Завод», «Часовой», «Октябрь», «Сулф») аермалы буларак, Татар совет язучылары оешмасына татар телендә язучылар гына түгел, ТАССРда яшәгән башка халыклар телләрендә язучылар да керергә хокуклы була.

Оешманың матбугат органы — «Яңалиф» журналы. Татар пролетар язучылары ассоциациясе (ТАПП) белән тыгыз бәйләнештә була.

ВКП(б) ҮКның «Әдәбият һәм сәнгать оешмаларын яңабаштан үзгәртеп кору турындагы» 1932 ел 23 апрель карары нигезендә таратыла.

Әдәбият  

Гыйззәтуллин Н. Әдәби оешмалардан — бердәм союзга // Казан утлары. 1984. № 7.

Автор — Н.Г.Гыйззәтуллин