Эчтәлек

Тарихы

1899 елда А.С.Архангельский һәм Е.Ф.Будде башлангычы белән төзелә.

Җәмгыятьнең максаты – «рус һәм башка славян халыкларының тел тарихы, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләрен төрле яклап өйрәнү, шулай ук алда әйтелгән мәсьәләләр буенча мәгълүматларны рус җәмгыятендә тарату һәм шуңа карата кызыксыну уяту».

Җәмгыять әгъзалары һәм иганәчеләр акчасы хисабына яши.

Җәмгыять әгъзалары арасында – А.И.Александров, Е.А.Бобров, А.И.Смирнов, Н.П.Загоскин, И.Н.Смирнов, Н.Ф.Катанов, С.П. һәм Д.П.Шестаковлар, Д.И.Дубяго һ.б., шәрәфле әгъзалар В.Ф.Миллер, А.Н.Пыпин, П.Д.Боборыкин.

1907 елга кадәр җәмгыятьнең рәисе А.С.Архангельский була. Ул Санкт-Петербургка киткәннән соң, җәмгыятьнең исеме генә яши.

1916 елда аның эшчәнлеге тергезелә һәм 1918 елга кадәр дәвам итә (рәисе – Н.М.Петровский). 1921 елда, университетның «иске хакимиятнең идеологик таянычы», «консерватизм таратучы» дип саналган тарих-филология факультеты ябылу уңаеннан, җәмгыять эшчәнлеге туктатыла.

Әдәбият

Воронова Л.Я. Литературное общество при Казанском университете в конце XIX – начале ХХ в. // Лингвистические и эстетические аспекты анализа текста и речи: сборник статей Всероссийской научной конференции. Соликамск, 2002. Т. 3.

Автор – Л.Я.Воронова