Эчтәлек

Шәрекъ әдәбиятында киң таралган, татар әдәбиятында сирәк очрый. Ул мөстәкыйль дә, аерым әсәрнең бер өлеше дә булырга мөмкин.

Мөгаммәдә кинаяле рәвештә шигырьдә кайбер гарәп хәрефләре белән хәрәкәт итәргә күрсәтмәләр бирелә: мәсәлән, ноктаны хәрефнең өстеннән астына күчерергә (нәтиҗәдә бүтән хәреф барлыкка килә); хәрефне бер сүздән икенчесенә күчерергә һ.б. Үзгәртелгән хәреф һәм иҗекләрдән җавап (чишелеш) барлыкка килә, мәсәлән, ялгызлык исеме.

Еш кына мөгаммә формасында әсәр ахырында кайбер мәгълүматлар (авторы, язылу урыны һәм вакыты) китерелә. Мәсәлән, Һ.Салиховның «Төхвәт әл-әүлад» («Балаларга бүләк») китабында авторның һәм әсәрнең исеме мөгаммәне чишү аша билгеле була.

Әдәбият      

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор — Х.Й.Миңнегулов