Мемуарларны түбәндәге үзенчәлекләр аерып тора: фактларга таяну (авторның үзе күргән-белгән реаль шәхесләр һәм вакыйгалар турында язуы), материалның ретроспективлыгы (күбесенчә үткән вакыйгалар турында языла, авторның тормышы һәм иҗатына нәтиҗә ясала).

Татар әдәбиятында мемуарларның барлыкка килүе XX йөз башына карый. Беренче мемуар итеп Р.Фәхретдиннең «Асар»ын атарга мөмкин. Сәяхәтнамә жанрында язылган әсәрләрдә мемуарлар элементларын табарга мөмкин; мәсәлән, Р.Фәхретдиннең «Исмәгыйль сәяхәте», З.Бигиевнең «Мавәраэннәһердә сәяхәт» («Ике елга арасында сәяхәт»), Ф.Кәриминең «Истанбул мәктүбләре». 1930 елларда Г.Камал «Минем персональный пенсионер булуым тарихы» һәм «Яза башлавым тарихы» әсәрләрен яза. Татар мемуаристикасының чәчәк аткан чоры сугыштан соңгы елларга туры килә: М.Әмирнең «Без бәләкәй чакларда», «Хатирәләр урманы», Ф.Хөснинең «Минем тәрәзәләрем», Р.Ишморатның «Сайрасын тургайлар», «Гомер сукмаклары», А.Расихның «Яшьлек эзләрем», Х.Мөҗәйнең «Сугыш язмалары» һ.б. Фактларның төгәллеге, дөреслеге буенча мемуарлар документлар һәм фәнни язмалардан калыша, ләкин субъективлык элементлары һәм фактларның тулы булмавы авторның көчле индивидуаль «мин»е, сүз остасының тасвирланган вакыйгаларга карата мөнәсәбәте белән тулылана. Ә.Еникинең «Соңгы китабы» моңа мисал булып тора.

Аерым очракларда мемуарларны автобиографик роман яки повестьтан аеру да кыен. Ләкин мемуарларның чикләре билгесез тоелса да, аны жанр буларак авторның ниятеннән чыгып билгеләп була. Мәсәлән, М.Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел балалары» китабын, мемуарларга шактый якын булса да, автобиографик повесть дип санарга кирәк, чөнки автор өчен иң мөһиме — үз тормышын хикәяләү түгел, ә үз буынының күмәк портретын иҗат итү. Автобиографик повестьлар рәтенә шулай ук Г.Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрен кертергә мөмкин. Мемуарлар матур әдәбият, публицистика һәм фәнни әдәбият киселешендә тора. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте эшлеклеләре (Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, С.Сәйдәшев һ.б.) турындагы күптөрле истәлекләр барыннан да элек аларда китерелгән фактларның яңалыгы һәм әһәмияте белән аерылып торалар, шуңа күрә андый китаплар фәнни-публицистик әдәбиятка карый. Мемуарлар жанрында күп кенә башка авторлар да яза (Ш.Галиев, Б.Камалов, Ә.Галиев, Ш.Маннапов, Р.Батулла һ.б.).

Әдәбият          

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990;

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. К., 2007.

Автор — Р.Ә.Мостафин