Шигъри җыентыкларны да «мәнзумә» дигән күпчелек формасы белән атыйлар.

Хәзерге фарсы әдәбиятында балладаны мәнзумә диләр.

Татар әдәбиятында бу атама беренче тапкыр «Китабе Гөлстан бит-төрки»дә искә алына. Әсәрдәге 5 хикәятне автор «хикаяте мәнзумә» дип атый.

Автор — Х.Й.Миңнегулов