Әдәби тел нормалары телнең үсеше нәтиҗәсендә формалаша. Тарихи үзгәреп торган, тел чараларын сайлау һәм куллану кагыйдәләре җыелмасы булган нормалар язма ядкәрләрдә ачык чагыла. Ядкәрләр гасырлар дәвамында теге яки бу халыкның сөйләмендә барлыкка киләләр һәм әдәби телнең беренчел формасы булып саналалар.

Милләтләр барлыкка килгәнче тел нормаларында тотрыксызлык, әдәби телнең сөйләм һәм язма төрләре арасында шактый зур аерма була. Милли чорга кадәрге төрки әдәби тел үсешендә феодализм дәверенә хас гомуми закончалыклар (чит телне язма-китап әдәби теле итеп куллану) күзәтелә. Мәсәлән, озак вакытлар иран һәм төрки халыкларның әдәби тел – классик гарәп теле була.

Борынгы төрки чорда нормалашкан татар әдәби теленә хас фонетик, лексик һәм грамматик үзенчәлекләр V–VIII йөзләр язма ядкәрләрендә теркәлеп калган.

Идел буе Болгар дәүләте чорында

Идел буе Болгар дәүләте оешкан һәм чәчәк аткан чорда (IX йөз – XIII йөзнең 1 нче яртысы) иске татар теленең җирле нормалары формалаша башлый. Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» (1236) поэмасы, 1245 елда төзелгән глоссарий һәм «Коман мәҗмугасы» («Кодекс Куманикус», 1303) әлеге процесста зур роль уйныйлар.

Идел буе Болгар дәүләте таркалганнан соң (XIII–XIV йөзнең 2 нче яртысы) кыпчак теленә нигезләнгән, иске татар әдәби теленә якын төрки әдәби тел үсеп чыга. Бу телдә Котбның «Хөсрәү вә Ширин» (1342), Харәзминең «Мәхәббәтнамә» (1353), Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр турында кыйссалар», 1311), Сәйф Сараиның «Китаб-е Гөлестан би-т-төрки» (1391) әсәрләре иҗат ителә.

Казан ханлыгы чорында

Казан ханлыгы чорында (XIV–XVI йөзләр) Идел буенда иске татар әдәби теленең лексик, фонетик һәм грамматик нормалары формалаша. Бу телдә Мөхәммәдъяр, Колшәриф поэмалары һ.б. әсәрләре иҗат ителә. Авторлар тел-сурәтләү чараларыннан һәм халыкның сөйләменнән уңышлы файдаланалар. Казан ханлыгы чорында функциональ стильләрдән – публицистик, фәнни, эпистоляр, эш кәгазьләре стиле формалаша.

XVII–XVIII йөзләрдә

әдәби тел нормаларының, функциональ стильләрнең үсеше тагын да көчәя. Мәүла Колый, Утыз Имәни әдәби телне халыкның җанлы сөйләменә якынайту идеясен алга сөрәләр.

XVIII–XIX йөзләрдә

татар телен өйрәнү һәм фәнни үзләштерү башлана; төрле дәреслекләр төзелә, телнең лексик байлыгы, аваз һәм грамматик төзелеше өйрәнелә. Халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау һәм нәшер итү эше алып барыла (М. Иванов, Ә.Ваһапов, С.Күкләшев, В.В.Радлов, Н.Ф.Катанов һ.б. хезмәтләре).

XIX йөз уртасында

халык сөйләм телендә язылган әсәрләр барлыкка килә. Иске татар әдәби нормаларыннан милли әдәби телгә күчеш чоры Г.Кандалый исеме белән бәйле.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында

Татар буржуаз милләте формалашу татар әдәби теленең үсешенә зур этәргеч бирә. Әдәби тел халык сөйләм теленә якыная, язма һәм сөйләм нормалары унификацияләнә (язма һәм сөйләм төрләр бердәй нормаларга китерелә) һәм аралашуның төрле өлкәләренә үтеп керә. Телнең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре, диалектизмнар, гади сөйләм гыйбарәләре һ.б. нормалаша.

1905–1907 елгы революциядән соң Казан, Петербург, Мәскәү, Оренбург, Уфа, Уральск, Әстерхан, Сембер һ.б. шәһәрләрдә татар телендә газета-журналлар нәшер ителә башлый. Бу үз чиратында татар әдәби теленең бердәм нормалары формалашуда мөһим роль уйный. Татар мәгърифәтчеләре К.Насыйри, Г.Ильяси, З.Бигиев, Ф.Халиди, язучылар Г.Тукай, Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, М.Гафури, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал һ.б. әсәрләрендә халык сөйләм телен классик язу теле элементлары белән аралаштырып, татар әдәби теле нормаларын барлыкка китерүгә һәм кабул итүгә зур өлеш кертәләр.

Татар әдәби теле нигезен урта диалект тәшкил итә. Шулай ук анда көнбатыш диалектының кайбер сөйләшләренең тел материалы да шактый урын алып тора. Әдәби тел Уралда һәм Көнбатыш Себердә яшәүче татарлар теленә хас төрле диалекталь формаларны да үз эченә ала. Шулай ук кара: Татар теле.

Әдәбият

Җәләй Л. Татар әдәбияты теле һәм матур әдәбият стиле турында // Совет әдәбияты. 1964. № 11;

Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. К., 1993;

Закиев М.З. Некоторые вопросы развития татарского литературного языка // Вопросы татарского языкознания. К., 1965. Кн. 2;

Виноградов В.В. Проблема литературных языков и закономерностей их образования и развития. М., 1967;

История татарского литературного языка (XIII – первая четверть ХХ в.). К., 2003.

Автор – В.Х.Хаков