Татар һәм Шәрекъ әдәби багланышлары

Татар һәм Шәрекъ әдәби багланышлары һәм үзара йогынтылары чал тарихка барып тоташа. Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларында ук Идел буеның Шәрекъ илләре белән сәүдә, икътисади, сәяси һәм мәдәни мөнәсәбәтләре интенсив үсеш кичерә.

Ислам дине белән бергә (хәзәрләр аны 737 елда, болгарлар 922 елда кабул итә) Идел буена һәм Урал төбәгенә гарәп теле, әдәбияты, фәне үтеп керә һәм тарала башлый, Коръән иң күп укыла һәм хөрмәт ителә торган китапка әверелә. XI йөздән төрки-татар әдәбиятына фарсы-таҗик әдәбиятының йогынтысы арта башлый. Шәрекъ әдәбиятының күп өлеше төрки-татарлар тарафыннан оригиналда укыла, 1917 елга кадәр белемле, мәдәниятле һәр кешегә гарәп һәм фарсы телләрен белү фарыз булып санала. әл-Мәгарри, Фирдәүси, Гаттар, Низами, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Руми, Нәвои кебек урта гасыр Шәрекъ шагыйрьләренең әсәрләре татарларга яхшы таныш була. Танылган төрки-татар һәм татар әдәбияты ядкәрләре (Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф»ы, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Сәйф Сараинең «Китаб-е Гөлестан бит-төрки»е, Кормашиның «Кыйсса-и Таһир илә Зөһрә»се, Дәрдемәнд шигырьләре һ.б.) Шәрекъ мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. Татар шигырь төзелеше гарәп-фарсы гарузы йогынтысында формалаша. Күп кенә идеяләр, сюжет, мотив, образ, жанр, сурәтләү чаралары шулай ук Шәрекъ белән бәйле. Шәрекъ телләре аша татар укучысына Һиндстанның («Панчатантра» – «Кәлилә вә Димнә» аша, «Шукасаптати» – «Тутыйнамә» аша), антик Грециянең (Аристотель, Платон хезмәтләре) борынгы язма ядкәрләре килеп ирешә. Үз чиратында, урта гасыр фарсы (Насыйр Хөсрәү, Нәсими, Хөҗәнди), госманлы төрек (Әхмәди) авторлары әсәрләрендә Болгар, Сарай һ.б. Идел буе шәһәрләре танылган фәнни-мәдәни үзәкләр буларак телгә алыналар. XIII–XIV йөзләрдәге татар әдәбиятының госманлы һәм иске үзбәк әдәбиятына булган йогынтысы шулай ук бәхәссез. Төрек, үзбәк, таҗик һ.б. Шәрекъ халыклары милли мәдәниятләренә күп кенә татар әдәбияты эшлеклеләре үзләреннән гаять зур өлеш кертә. Акмулла, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Тукай исемнәре Урта Азия һәм Кавказ халыкларына яхшы таныш.

Рус-татар әдәби багланышлары

Рус-татар әдәби багланышлары һәм үзара йогынтыларының барлыкка килүе XIX йөзгә карый. Ләкин бу чорда әле татар мәдәниятенә фәкать рус мәдәнияте йогынтысы турында гына сүз алып барып була. Рус-татар әдәби багланышлары һәм үзара йогынтыларының үсүендә мәгърифәтче Хәлфиннәр, Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, К.Насыйри һ.б.ның роле гаять зур була. Рус язучыларының идея-сәнгати тәҗрибәсе әдәби тәнкыйть, тәрҗемә, нәзыйрә, әдәби-теоретик концепция, оригиналь сәнгать әсәрләрен тудыру кебек формаларны үзләштереп тормышка ашырыла.

XX йөз башы татар әдипләренең дөньяны сәнгати күзаллаулары, фикерләү алымнарының нык үзгәрүендә рус әдәбияты белән булган багланышлар да сәбәп була. Бу чорда төрле юнәлешләр һәм мәктәпләр: мәгърифәтчелек һәм тәнкыйди реализм, романтизм, натурализм, модернизм бергә яшәп килә һәм үзара элемтәдә тора. Татар поэзиясе һәм прозасы башка төрле жанрлар белән баетыла, яңа типтагы драматургия барлыкка килә, поэтикада автор шәхесе өстенлек ала. Рус әдәбиятындагы охшаш күренешләр белән типологик якынлык эстетик концепция югарылыгында, охшаш темалар һәм проблемалар, геройларның типлары, сурәтләү чаралары системасы дәрәҗәсендә сизелә. Татар әдипләре: Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Г.Камал, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Хәнәфи, Гали Рәхим, Һ.Такташ һ.б., төрле юнәлешләрдә, агымнарда һәм стильләрдә иҗат итә, форма өлкәсендә тәҗрибәләр үткәрә, милли әдәбиятны яңа сәнгати кыйммәтләр белән баеталар.

А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Н.В.Гоголь, Л.Н.Толстой, И.С.Тургенев, А.Н.Островский, А.П.Чехов, Л.Андреев, М.Горький иҗатына татар язучылары аеруча игътибарлы. Яңа рус милли поэзиясенең нигезен салып, аның классик стилен тудырган А.С.Пушкин үзенчәлекле мәдәни-эстетик миссия үти. Аның сәнгати-эстетик ачышларының (тарихилык, реализм, халыкчанлык), җәмгыяви-әхлакый идеалларының татар әдәбиятына йогынтысы гаять дәрәҗәдә тирән, төрле яклы һәм югары иҗади потенциалга ия була. Татар романтикларына Лермонтов иҗатының гыйсъянчылык һәм ирек сөю рухы, ялгызлык һәм дөнья белән трагик дәрәҗәдә килешмәү мотивлары якын була. Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Исхакый һ.б., Тургенев һәм Толстойның төрле формадагы психологик анализлары белән кызыксынып, иҗатларында Тургеневның «серле психология»сенә, Толстойның «күңел диалектикасы»на хас булган принципларны һәм алымнарны файдалана башлыйлар. Л.Толстой татар әдәбиятына, үзенең әдәби әсәрләреннән тыш, шулай ук публицистик һәм дини хезмәтләре белән дә йогынты ясый; А.Н.Островский исә рус милли театрына нигез салучы һәм драматик интригалар төзүдә яңа принциплар үткәрүче буларак өйрәнелә. Сатирик типиклаштыру осталыгы, чынбарлык һәм фантастиканы, көлке белән кайгыны бергә алып баруы белән Н.В.Гоголь үзенә җәлеп итә. А.П.Чехов эстетик фикерләүгә чынбарлыкны тасвирлауның үзенчәлекле формаларын ачучы, деталь, «подтекст», «рух» остасы, драматург-новатор булып үтеп керә. Татар әдипләренең иҗади эзләнүләренә шулай ук М.Горький да үзенең темалары, геройларының социаль изүгә каршы юнәлтелгән җиңү, шәхес иреге идеяләре белән якын була.

Совет чорында рус һәм татар әдәбиятларында беренче планга зур эпик жанрлар чыга, охшаш стиль агымнары формалаша. Рус теленнән – татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемәләр системалы рәвештә эшләнә башлый, һәм шуның белән татар әдәбияты Европа әдәби процессына кереп китә. Рус-татар әдәби багланышлары XX йөзнең өченче унъеллыгында, яңача өйрәнү алымнарын (интертекстуаль, структур-семиотик) таләп итеп, югарырак дәрәҗәгә күтәреләләр.

Көнбатыш Европа-татар әдәби багланышлары

XIX йөз уртасыннан башлап, татар язучыларының Көнбатыш Европа әдәбияты белән кызыксынуы арта, һәм ул татар әдәбиятын баетуга, дөньяга карашны тирәнәйтүгә, мәгълүматның артуына, әдәби осталыкның үсүенә, татар җәмгыятенең дөнья әдәбияты белән танышуына китерә. Көнбатыш Европа әдәбияты белән татар укучысы, башлыча, төрек һәм рус тәрҗемәләре аша таныша. XX йөз башында бер төркем тәрҗемәчеләр барлыкка килә, алар арасында язучылар И.Багданов, Д.Гобәйди, Г.Камал, Р.Рәкыйби, Г.Рәфыйкый, С.Сүнчәләй, М.Галәү һ.б. була. В.Шекспир, Дж.Байрон, В.Гюго, Мольер, И.В.Гёте, Г.Гейне, Ф.Шиллер, Ж.-Ж.Руссо әсәрләре аеруча зур популярлык казана. Байрон һәм Гейне революцион романтизм, Шекспир конфликтның кискенлеге һәм катлаулыгы белән җәлеп итсәләр, Гёте һәм Гейне лирикасында татар укучысы табигатькә якын торган идеаль геройны күрә, халыкның рухи көченә ышаныч таба. Бу чорда татар әдәбиятында иҗтимагый, фәлсәфи, әхлакый, тәрбияви, фәнни проблемалар һәм жанр төрлелеге (драматургиядә – трагедия, комедия, драма, водевиль, мелодрама; прозада – повесть, новелла, лирик проза; поэзиядә – баллада, сонет, әкият, поэма һ.б.) күзәтелә. Көнбатыш Европа әдәбияты (Мольер, Р.Роллан, А.Сент-Экзюпери, Ж.Верн, Р.Л.Стивенсон, Э.Войнич, Г.Маркес, Ж.Амаду һ.б.) белән кызыксыну совет чорында да кимеми.

Татар мәдәнияте, үз чиратында, чит ил галимнәре, язучылары, наширләрендә кызыксыну уята. XX йөз башында Көнбатыш Европа басмаларында татарларга багышланган мәкаләләр күренә башлый. Мәсәлән, Германиядә («Deutsche Rundschau», 1907, №132) А.Вамбериның «Татарларның мәдәни омтылышлары» исемле мәкаләсе, Англиядә («Russian Reviev», 1914, №1) татар әдәбиятына багышланган мәкалә, Г.Тукайның тәрҗемәи хәле һәм берничә шигыре басыла. Бу игътибар совет чорында да сүрелми. 1968 елда Немец библиография институты тарафыннан дөньяга чыгарылган лексиконда (энциклопедиядә) татар язучылары (Г.Тукай, К.Насыйри, Ш.Камал, М.Гафури, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, М.Җәлил, К.Нәҗми һ.б.) турында мәгълүматлар бар. XX йөздә чит илләрдә татар диаспорасы барлыкка килүе уңаеннан татар әдәбияты һәм публицистикасы халыкара аренага ешрак чыга башлый. Татар мәдәниятен дөньяви киңлеккә чыгаруның яңа формалары барлыкка килә. 1920 елларда төрек иҗтимагый-сәяси фикере үсешенә Й.Акчура һәм Г.Исхакый публицистикасы зур йогынты ясый. Шәрекъ белгечләре Э.Вимбуш, А.Беннигсен, М.Беннигсен-Броксап хезмәтләре аша киң катлау Көнбатыш Европа галимнәре һәм сәясәтчеләре татар әдәбияты тарихы белән таныша. Алар татар мәдәниятенә багышланган һәм шул чорда СССРда тыелган хезмәтләрне Көнбатышта кабат бастырып чыгара. Г.Исхакый, М.Гафури, Г.Тукайның СССРда тыелган аерым әсәрләрен пропагандалауда «Азатлык» радиостанциясе зур роль уйный. 2000 елда Лондонда инглиз телендә «Татар поэзиясенең тарихи антологиясе» (төзүчеләр һәм тәрҗемәчеләр Р.Бохараев һәм Д.Мэттьюс) дөнья күрә. Татар язучыларының әсәрләре Төркия, Һиндстан, Англия, АКШ, Германия һ.б. илләрдә нәшер ителә.

Әдәбият

Нигматуллин Э. Раздвигая века и границы. К., 1977;

Халит Г. Портреты и проблемы. К., 1985;

Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика. К., 1993;

Нигматуллина Ю.Г. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур. К., 1997.

Авторлар – Х.Й.Миңнегулов, Э.Г.Нигъмәтуллин,

В.Р.Әминова, Р.Г.Бохараев