VI–XII йөзләр

Гомумтөрки мәдәни язма ядкәрләргә һәм фольклор мирасына барып тоташа. Борынгы төрки текстлар, рун язмалы кабер ташлары, Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгать әт-төрк» җыентыгы, Й.Баласагуниның «Котадгу белек» поэмасы, XII йөз шагыйрләре Ә.Йүгнәки, Ә.Ясәви, С.Бакыргани әсәрләре татар әдәбиятының тамырларын тәшкил итәләр. Беренче сүз сәнгате үрнәкләренә синкретизм, фольклорга һәм мифологиягә якынлык, дин белән тыгыз элемтә, тематика һәм жанр төрлелеге хас.

XIII йөз

Төрки-татар сүз сәнгатенең алдагы язмышы органик рәвештә ислам һәм Шәрекъ, беренче чиратта, гарәп-фарсы һәм төрки әдәбиятлары белән бәйле. Шәрекъ әдәбиятының классик әсәрләре, аерым алганда, әл-Мәгарри, әл-Газали, әбу Хәмид, Фирдәүси, Низами Ганҗәви, Гаттар, Сәгъди, Руми, Нәваи әсәрләре, шулай ук «Кәлилә вә Димнә», «Мең дә бер кичә», «Тутыйнамә», «Мөхәммәдия» һ.б. әсәрләр оригинал, тәрҗемә, назыйрә формасында укылганнар, яңа әсәрләр язылыр өчен илһам чыганагы да булып торганнар.

Гаруз гарәп метрик системасы, Шәрекъ әдәбиятының аерым жанрлары һәм поэтик формалары, сәнгатьчә матурлык тудыру чаралары татар сүз сәнгатендә зур урын алып тора.

Шәрекъ әдәбиятларының эстетик тәҗрибәсен үзләштерүдә мөһим этап — болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» (XIII йөз башы) поэмасы. Әсәрдә халыкның «камил инсан» һәм гадел хөкемдар турындагы хыялы сәнгатьчә гәүдәләнә. Кол Гали поэмасы гасырлар дәвамында татар һәм төрки телле халыкларның яраткан китабы булып кала.

XIII–XV йөзләр

Алтын Урда чорында төрки-татар әдәбияты күтәрелеш кичерә.

Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый, фәрд, шигъри роман, хикәйәт, кыйсса, дастан, повесть, кысалы кыйсса һ.б. жанрлар актив үсеш ала.

Рабгузинең «Кыйссас әл-әнбия», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан», Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки», «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәрләре, Әхмәд Хуҗа әс-Сараи, Мәүла Казый Мөхсин һ.б. авторларның лирик шигырьләре идея-тематик байлыгы, гуманистик эчтәлеге, шигъри камиллеге, теленең һәм стиленең нәфислеге белән аерылып тора.

Билгесез авторның фольклорга һәм мифологиягә нигезләнгән, сюжеты мөселман идеологиясе белән сугарылган «Кисекбаш китабы» (XIV–XV йөзләр) популяр поэтик әсәрләрнең берсен тәшкил итә. Соңыннан Г.Тукай, аңа «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» исемле нәзыйрә язып, бу билгеле сюжетка үз заманы өчен яңа сатирик эчтәлек бирә.

XV йөз уртасында язма һәм чәчмә әдәбиятлар синтезы нигезендә төрки-татар халкының катлаулы һәм фаҗигале тарих сәхифәләрен чагырдыручы «Идегәй» дастаны иҗат ителә.

Алтын Урданың матди һәм рухи казанышларын мирас итеп алган Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларында, Нугай Урдасында Өмми Камал, Хәсән Кайгы, Мөхәммәдәмин әл-Болгари, Колшәриф һ.б. язучылар иҗат итәләр. Мөхәммәдъярның «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмаларында гуманизмга, игелекле гамәлләргә дан җырлана. Поэмада авторның ватан язмышы өчен борчылуы сизелә. Колшәрифнең «Зафәрнамәи вилаяти Казан» әсәрендә камап алынган Казан халкының Мәскәүнең басып алуына каршы батырларча көрәше, Казанның матурлыгы күрсәтелә, аның татар халкы һәм дәүләте өчен әһәмияте раслана.

XVI йөз

XVI йөз уртасында Идел буе татарлары бәйсезлекләрен югалталар, христианлаштыру һәм руслаштыруга дучар ителәләр, болар исә татар әдәбияты үсешенә гаять тискәре йогынты ясый. Кыйммәтле язма ядкәрләр юк ителә, халыкның иҗади көченә зыян килә.

Шуңа карамастан, татар сүз сәнгате яши, яңа әсәрләр (күп булмаса да) туа.

XVII йөз

XVII йөзнең 2 нче яртысы шагыйре Мәүла Колый хикмәтләрендә, аның кече замандашы Габди әсәрләрендә заманның мөһим иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләре чагыла.

Габдессәлам бине Ураи шигырьләрендә хис-тойгылар муллыгы, фольклор әсәрләренә, аеруча халык җырларына якынлык күзәтелә.

XVIII йөзнең соңгы чиреге — XIX йөз

Татар әдәбиятына урта гасырлар романтизмы традицияләрен дәвам итү хас.

Утыз Имәни, Гали Чокрый, Акмулла шигырь һәм поэмаларында белем, акыл, кешелеклелеккә дан җырлана, әхлакый камил шәхес образын тудыруга омтылыш сизелә. Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки сәнгатьчә чагылдыру юлында урта гасырлар дини-суфичылык әдәбияты традицияләрен дәвам итәләр. Т.Ялчыголның «Рисаләи Газизә» әсәре берничә буын укучыга дини-әхлакый тәрбия бирә.

XIX йөз татар поэзиясе үсешендә яңа сәхифәне Г.Кандалый иҗаты ачып җибәрә. Аның халык җырларына тартым эчкерсез лирикасы, мәхәббәт турындагы романтик поэмалары дөньяви әдәбият тудыруда зур әһәмияткә ия.

Язучы-энциклопедистлар К.Насыйри, Р.Фәхретдин татар мәгърифәтчелек әдәбияты формалашуга зур өлеш кертәләр.

Ә.Кормашиның традицион сюжетларга нигезләнеп язылган «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә», «Кыйссаи бүз егет» мәхәббәт поэмалары татар халкында гына түгел, башка төрки халыкларда да популяр була.

XVIII–XIX йөзләр татар әдәбиятында эпосның сәяхәтнамә, повесть кебек жанрлары активлаша.

XIX йөзнең соңгы чирегендә Г.Ильяси, Ф.Халиди драмалары иҗат ителә. Француз, рус, төрек детектив әдәбияты традицияләрен иҗади үзләштереп, З.Бигиев танылган «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» һәм «Гөнаһе кәбаир» романнарын яза. Ф.Кәрими, Ш.Мөхәммәдов, З.Һади реалистик хикәя һәм повестьлар иҗат итәләр. Аларда шул вакыттагы татар тормышыннан алынган төрле характерлар һәм типлар сурәтләнә.

XIX йөзнең 2 нче яртысында, аеруча XX йөз башында татар сүз сәнгатенә рус, Көнбатыш Европа әдәбиятларының йогынтысы арта.

Шәрекъ һәм Гареб цивилизацияләренең мәгърифәтчел казанышларын үзләштерү нәтиҗәсендә XIX йөзнең 2 нче яртысыннан сәнгатьчә фикерләү үсешендә катлаулы үзгәрешләр башлана. Ул, үз чиратында, татар әдәбияты тарихында «алтын чор» дип аталган XX йөз Яңарыш әдәбиятының нигезен хасил итә.

XX йөз

XX йөз башында кискен иҗтимагый тетрәнүләр киң халык массаларын хәрәкәткә китерә, аларны милли мәнфәгатьләр, демократия һәм шәхесне изелүдән коткару өчен көрәшкә җәлеп итә.

Санаулы еллар эчендә татарча китап басу, вакытлы матбугат бастыру, белем-мәгърифәт, театр, фән моңа кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрелә, Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Самара, Мәскәү, Петербург, Җаек, Ташкент һ.б. шәһәрләрдә үсеш ала.

Татар әдәбияты, үзенең күпгасырлык казанышларына таянып, Шәрекъ һәм Гаребнең сәнгати-эстетик тәҗрибәсен иҗади файдаланып, мәгърифәтчелек реализмыннан тәнкыйди реализмга һәм романтизмга таба үсеш кичерә.

XX йөз башында татар әдәбияты даһи Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, Г.Камал һ.б. сүз осталарының талантлары белән балкып, татар халкының мөһим ихтыяҗларына җавап бирүдә, рухи тормышын агартуда зур уңышларга ирешә. Реалистик юнәлеш Тукай поэзиясен, Г.Исхакыйның проза һәм драматургиясен, аеруча милләт язмышы өчен кайгыру белән сугарылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» ярымпублицистик әсәрен, Г.Камалның комедияләр һәм драмаларын, Ф.Әмирхан, Ш.Камал иҗатларын колачлый.

Романтизм Г.Ибраһимовның хикәяләре һәм «Яшь йөрәкләр» романында, М.Фәйзи драматургиясендә, С.Рәмиевнең гыйсъянчылык лирикасында, Н.Думави һәм Ш.Бабич иҗатларында аваз сала.

XX йөз башы татар әдәбияты идея-тематик байлыгы, жанр һәм стиль үзенчәлеге, поэтик сөйләм камиллеге белән аерылып тора. Реализм һәм романтизм белән беррәттән, бу чор татар әдәбиятында модернистик сәнгать чалымнары күзәтелә башлый, аерым алганда, Дәрдемәнднең сагышлы лирикасында, Ш.Камал, Г.Гобәйдуллин хикәяләрендә һ.б.да символизм күренешләре пәйда була.

Иҗади эзләнүләрнең төрлелегенә карамастан, авторларны татар халкының киләчәге, туган тел язмышы, милли үзенчәлекләрне саклап калу турындагы уйланулар берләштерә.

Октябрь революциясеннән татар әдәбиятынең социаль яңгырашы һәм тематик-фәлсәфи юнәлеше кискен үзгәрә. Социаль тетрәнүләр халык массаларында иҗади энергия уята, һәм 1920 еллардагы мәдәни күтәрелеш, татар әдәбияты «алтын чоры»ның традицияләрен үзгәртеп, яңа тенденцияләр барлыкка китерә.

Нәтиҗәдә, катлаулы күренеш пәйда була: совет әдәбияты туа. Яңа идеалларга дан җырларга, элеккеләрен фаш итәргә әзер булган язучылар буыны үсеп җитә. Ләкин чынбарлыкны объектив аңларга тырышкан кешеләр дә була, ә кайберләре, мәсәлән, Г.Исхакый, чит илгә китә. Язучыларның төп өлеше, шул исәптән Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов (Сталин репрессияләре елларында гомерләре фаҗигале рәвештә өзелә), М.Гафури, Ш.Камал, Г.Камал һ.б. яңа хакимият белән хезмәттәшлек итә башлый. Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй, Н.Думави, пролетариат диктатурасына карата протест белдереп, иҗтимагый-иҗади эшчәнлектән читләшәләр.

Татар совет әдәбиятында яңа исемнәр пәйда була: Һ.Такташ, Х.Туфан (аларның 1920 елларга караган иҗатларында поэма жанры аеруча күтәрелә), М.Җәлил, С.Баттал, Ш.Маннур һ.б. Драматургия күтәрелеш кичерә, тематик һәм жанр формалары ягыннан тармаклана: бу Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе»ннән башланып, К.Тинчурин, Н.Исәнбәт, Т.Гыйззәт, соңыннан Х.Вахит, А.Гыйләҗевнең иҗади эзләнүләрендә дәвам итә. Язучыларның күбесе үз иҗатларында идеология чикләреннән арынырга, халык тормышының тирәнтен төпкелләрен өйрәнергә омтылып, соц. реализм кысаларыннан читкә чыгалар, аларның әсәрләре сәнгати чараларның күптөрлелеге белән аерылап тора. Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар», М.Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» романнары, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Г.Бәшировның «Сиваш», Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» повестьлары, М.Җәлилнең «Алтынчәч», «Хат ташучы», Ф.Кәримнең «Тавышлы таң», Ә.Фәйзинең «Флейталар» поэмалары милли әдәбиятның матур сәхифәләрен тәшкил итә.

1941–1945 еллар татар әдәбияты халыкның сугыш елларында кичергән уй-хисләренең барлык төсмерләрен чагылдыра; бу күренеш татар халкы турында бөтен дөньяга хәбәр салган М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндә, Ф.Кәримнең романтик-патриотик поэзиясендә, Н.Баян, Н.Арсланов, Ш.Мөдәррис иҗатында, Г.Әпсәләмов, И.Гази һ.б. прозасында чагылыш таба.

Сугыш елларындагы күтәрелештән соң татар әдәбияты сугыштан соңгы тыныч еллар авырлыкларына әзерлексез була; кискен социаль мәсьәләләрдән читкә алып китүче, тормышны берьяклы, артык оптимистик төстә тасвирлаучы әсәрләр языла.

«Җепшеклек» (1960 еллар) чорына демократик үзгәрешләргә, милли яңарышка, дәүләтнең изүеннән котылуга, шәхес ирегенә өметләнү хас була. «Оныттырылган» күп кенә исемнәр кире кайта: Х.Туфан, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, М.Галәү һ.б. Г.Бәширов, Ф.Хөсни, Ә.Еники, М.Әмир, А.Расих, Г.Ахунов, М.Юныс прозасында, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов, Г.Афзал, С.Сөләйманова, Ә.Баян, Ш.Галиев, Роберт Әхмәтҗанов поэзиясендә, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, Ш.Хөсәенов, И.Юзиев, Р.Мингалим, Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин, Д.Салихов драматургиясендә милли характер, рухи дөнья белән кызыксыну арта. Демократик үзгәрешләр дулкынында поэзиягә Ә.Рәшит, Ф.Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Р.Харис, Р.Гатауллин, К.Сибгатуллин, Р.Фәйзуллин, Л.Шагыйрьҗан, Х.Әюпов, М.Әгъләмов, Н.Әхмәдиев, Зөлфәт, З.Мансуров, Р.Низамиев һ.б. килеп кушылалар.

1970–1980 елларда экологик, социаль үзгәрешләргә, авыл кешесе язмышы, авылның социаль-әхлакый проблемаларына җавап рәвешендә, «авыл прозасы» формалаша (Р.Төхфәтуллин, М.Мәһдиев, Хәсән Сарьян, Б.Камалов, В.Нуруллин, Ф.Садриев).

Үзгәртеп кору чорында (1990 еллар) беренче планга татар халкы тормышының хәлиткеч мизгелләрен, аның дәүләтчелеге мәсьәләләрен чагылдырган тарихи романнар чыга (Н.Фәттахның «Сызгыра торган уклар», М.Хәбибуллинның «Кубрат хан», Р.Батулла, Ф.Латыйфи, С.Шәмси, В.Имамов романнары).

Сугыш темасы тагын да дөресрәк һәм тирәнрәк итеп яктыртыла башлый (Х.Камалов, М.Юныс).

1980–1990 елларда татар әдәбиятында ГУЛАГ, Сталин лагерьлары (И.Салаховның «Колыма хикәяләре», А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога!», Г.Тавлинның «Афәт», Р.Кәраминең «Каргышлы этаплар» романнары) темалары актив яктыртыла.

Реализм һәм романтизм чикләренең киңәюе, кеше акылының мөмкинлекләрен ачу өчен модернизм алымнарына мөрәҗәгать итү татар әдәбиятының поэтикасын баета. Г.Гыйльмановның «Албастылар», М.Гыйләҗевнең «Бичура», Н.Гыйматдинованың «Ак торна каргышы», Ф.Бәйрәмованың «Болын» әсәрләре — шундыйлардан.

1980 еллар ахырында — 1990 еллар башында әдәбият татар милләтен торгызу, аның дәүләтчелеген кайтару, мәдәниятен, телен саклап калу өчен көрәш мәйданына әйләнә. Халыкның үткәнен, бүгенгесен әхлакый-фәлсәфи бәяләүче, аның киләчәге өчен тирәнтен кайгыручы язучылар барлыкка килә; реализм милли төсмер ала (А.Хәлим, Ә.Гадел, Ф.Бәйрәмова, Рәшит Әхмәтҗанов, Г.Морат, З.Хәким, З.Хөснияр, Р.Зәйдулла).

ХХ йөз ахырында әдәбиятка яшь язучылар килә: Сөләйман, Р.Әймәт, Л.Янсуар, М.Закир һ.б. Аларның иҗади эзләнүләре татар әдәбиятының киләчәген оптимистик рухта бәяләргә мөмкинлек бирә.

Шулай ук кара: Татар драматургиясе, Татар поэзиясе, Татар прозасы.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. К., 1984–2001; К., 2003;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда. К., 2009.;

История татарской советской литературы. М., 1965;

Гайнуллин М.Х. Татарская литература и публицистика начала XX в. К., 1966;

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Библиогр. справочник. К., 1970;

Гайнуллин М. Татарская литература XIX в. К., 1975;

Галиуллин Т. Здравствуй, поэзия. Очерки о современной татарской поэзии. М., 1987;

Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика. К., 1993;

Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. К., 1999;

История татарской литературы нового времени. К., 2003.

Авторлар – Х.Й.Миңнегулов, Т.Н.Галиуллин