Эчтәлек

Лирик прозада мәгънәви һәм композицион үзәк булып герой аңының үсеш-үзгәреше тора, ул күңел кичерешләре һәм уй-фикерләр чылбырында гәүдәләндерелә. Лирик прозаның төп үзенчәлеге аның поэтикасында лирика һәм эпоска хас хасиятләрнең үрелеп баруыннан гыйбарәт. Лирик компонент әсәрнең эчтәлегендә яки формасында өстенлек алырга мөмкин.

Шул уңайдан, «лирик проза» төшенчәсе татар әдәбияты белемендә ике мәгънәдә кулланыла.

1) Шигъри формада язылган проза әсәре (шигъри роман, шигъри повесть, шигъри хикәя). Лирик прозаның жанр булып оешуы урта гасырлар төрки-татар әдәбиятына барып тоташа. Ул чорда зур күләмле сюжетлы әсәрләр (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмалары) шигъри яки элогиаль (катнаш) формада була. Эчтәлеге ягыннан алар — кыйсса яки дастан жанрына, формаль билгеләре белән мәснәвигә (к. Поэма) тартым. XIX йөздән башлап татар эпосы традицион рәвештә чәчмә булып китә, эпик хикәяләү үзенчәлекләреннән тайпылу яңалык күренеше буларак кабул ителә. Ә.Давыдовның «Йокысыз төннән соң», С.Батталның «Чирмешән якларында» романнары, С.Батталның «Олы юл буйлап», Ә.Давыдовның «Күмер көйри», Ш.Маннурның «Җир-әнкәнең сылу кызы», Ш.Мөдәрриснең «Яшел тасма» повестьлары һ.б. нәкъ шулай бәяләнә. Эпик һәм лирик башламнарның, автор һәм персонажлар дөньясының, сурәтләү һәм гәүдәләндерүнең табигый бергәлеген үзенә алган шигъри форма жанр төзүче шартка әверелә.

2) Хикәяләүнең шәхсиләшүе, тышкы дөньяның шәхес аңында үзенчәлекле чагылышы, чынбарлыкны шул аңның бер өлеше итеп күзаллау хас булган лирик характердагы проза әсәре. Прозада лирик башлангычның көчәюенә китергән сәбәпләр арасында хикәяләүнең бер­үзәкле булуын һәм монолог рәвешендә бирелүен, мәгънә һәм образлар тыгызлыгын, сурәтләү чараларының катлауландырылган һәм күпмәгънәле булуын аерып күрсәтү кирәк. Лирик прозада сюжетлылык төп герой характерының күп — кырлылыгы, мотивлаштырулар, дөньяны танып белүгә юнәлтелгәнлек эпостан килә. Татар прозасында бу төрнең чишмә башы сәҗегъ (к. Нәсер) дигән гарәп әдәби жанрына барып тоташа. Татар әдәбиятында Лирик проза күтәрелеш чорын ике тапкыр кичерә: XX йөз башы (Ф.Әмирхан, М.Хәнәфи, Ә.Тангатаров һ.б.) һәм 1960–1980 еллар (Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Г.Сабитов, Ә.Баян, М.Галиев һ.б.). Татар лирик проза поэтикасына геройның эчке монологы, тәүбә итү, психологизм формалары, төрле хронологик күчешләр, үткәнгә мөрәҗәгать итү, импрессионистик сурәт кебек композиция һәм стиль алымнары кертелә.

Әдәбият

Хатипов Ф.Х. Әдәбият теориясе. К., 2000; Шарипов А.М. Зарождение системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII–XV вв.). К., 2001.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина