Эчтәлек

Гарәп, фарсы һәм төрки-татар телләрендә мәзәк һәм хикайәт жанрлары белән беррәттән кулланыла. Ләтыйфәгә кыскалык, юмористик яки сатирик яңгыраш, көтелмәгән чишелеш хас; омонимия, ирония, алогизм, күпмәгънәлелек, гипербола һ.б. сәнгатьчә чаралар, телнең стилистик алымнары киң файдаланыла. Ләтыйфә жанрында язылган әсәрләр еш кына тематикаларына һәм персонажларына (Хуҗа Насретдин, Бирбал) карап төркемләнәләр; төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи һ.б. иҗатында очрый. XIX йөздә берничә ләтыйфә җыентыклары басыла («Ләтаифе Хуҗа Насретдин» һ.б.).

Әдәбият

Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976.

Автор — Х.Й.Миңнегулов