Эчтәлек

Гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә «Кыйсса» атамасы белән хикәят, повесть, әкият, риваять һ.б. жанрларны атыйлар. Кыйсса героик, мәхәббәт-романтик, дини-суфи, әкияти, тарихи сюжетларны үз эченә ала, анда гыйбрәтле, маҗаралы, кызыклы вакыйгалар тасвирлана. Шул ук вакытта Шәрекъ әдәбиятына хас чынбарлык белән фантастиканы берләштергән образлар һәм ысуллар кулланыла; романтик сәнгати фикерләү тибы өстенлек итә. Кыйсса тезмә, чәчмә һәм катнаш формаларда була. Кайберләрендә (бигрәк тә шигъри әсәрдә) лирик чигенешләр, автор, әсәр геройларының фәлсәфи уйланулары урын ала. «Кысалы кыйссалар» аерым бер төр тәшкил итәләр. Аларда берничә мөстәкыйль сюжет бер сюжетка берләшә.

Татар әдәбиятында кыйсса жанрындагы әсәрләр XIII йөздән үк билгеле (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Рабгузинең «Кыйссас әл-Әнбия»се һ.б.). Кыйссалар бигрәк тә XIX йөздә киң тарала (Ә.Кормаши, Г.Мәхмүдов, К.Минзәләви, Ш.Рәхмәтуллин һ.б.ның поэтик әсәрләрендә).

Әдәбият

Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар. К., 1998.

Автор — Х.Й.Миңнегулов