Эчтәлек

«Китап ядкәре» дигән термин («сирәк китап» терминының синонимы) 1980 еллар уртасында киң колач ала. Китап ядкәренең әһәмиятен аның рухи, фәнни, сәнгати абруе һәм башкарылу сыйфаты билгели. Теләсә кайсы китап, әгәр дә аңарда тарихи шәхесләр һ.б. атаклы кешеләр аерым билгеләр, өстәмә язулар яки автографларын калдырган булсалар, китап ядкәре була ала. Тарихи-мәдәни кыйммәте ягыннан китап ядкәрен берничә категориягә бүләләр: дөньяви, дәүләти (федераль), төбәк һәм җирле. Китап ядкәренә үз чорын, аның рухи-әхлакый, эстетик, иҗтимагый-сәяси атмосферасын, икътисади, технологик һәм техник (беренче чиратта, полиграфик) культурасын тулысынча һәм үзенчәлекле яктырткан китаплар; мөһим эчтәлекле тыелган яки конфискацияләнгән әсәрләр басмалары; атаклы фән, әдәбият, сәнгать эшлеклеләренең беренче һәм үзләре исән чагында басылган китаплары, текстологик яктан иң уңышлы кабат нәшер ителгән басмалары; атаклы рәссамнар бизәгән басмалар; төрлечә басу техникасының беренче һәм үзенчәлекле үрнәкләре; басмаларның библиофиль берәмлекләре; гадәти булмаган материалда яки гадәти булмаган формадагы, мәсәлән, чокып басылган, ефәктә тукылган һәм тиражга салынган китаплар, кулдан бизәлгән пергамент, төрле өстәмә битләр белән бөкедә басылган басмалар; атаклы эшлеклеләр яки фонд тотучылар тарихы белән бәйле коллекцияләрдәге китаплар һ.б. керә.

Татарстанда төрле культураларның берничә мең дистә саклау берәмлеге китап ядкәре бар (мәсәлән, Шәрекъ кулъязмалары, кириллицадагы китаплар). Китап ядкәренең күпчелеге Казанда, Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә, башка югары уку йортлары китапханәләрендә, ТР Милли музеенда һ.б.да саклана. Китап ядкәре шәхси тупланмаларда да очрый. ТР китап саклау урыннарында XIII–XX йөзләрдә гарәп шрифтында һәм яңалифтә, кириллицада язылган татар һәм рус телендәге кулъязма китаплар; атаклы татар, рус, немец, чуаш, мари, башкорт галимнәре, язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең кулъязмалары, беренче китаплары; аларның автографлары һәм истәлек язулары булган һ.б. китаплар саклана. ТР китапханәләре, музей һәм архивларында Варсонофий, К.К.Клаус, Н.Н.Зинин, А.М.Бутлеров, Г.Тукай, Л.Н.Толстой, И.А.Бодуэн де Куртенэ, В.И.Ленин, К.Насыйри, Г.Исхакый, М.Фәйзи һ.б. атаклы фән, әдәбият, сәнгать, сәясәт эшлеклеләре исемнәре белән бәйле китап ядкәреләре бар.

Казанда сакланучы иң борынгы басма китап ядкәре — XIV–XVI йөзләрдә иң абруйлы Библия аңлатмаларының авторы Николай Лира китабы («Postilla super Epistolas Pauli additionibus Pauli Bur­gensis et replicationibus Matthinae Doe­ring» — «Апостол Павел юлламасына карата әңгәмәләр»). Казан китап саклау урыннарында Казанда басылган китап ядкәреләре: «Казан изге Мәрьям Ана иконасына гыйбадәт кылу» («Служба Казанской иконе Божией Матери» (1590 еллар уртасында «Аноним басмаханә»дә кириллицада басылган иң беренче китапларның берсе), «Әт-тәхият» (1801; Азия басмаханәсендә нәшер ителгән беренче басма татар китабы), «Һәфтияк» (1801; Азия басмаханәсендә дөнья күргән икенче басма татар китабы), Д.Н.Зиновьевның «Французлар белән сугыш форсатыннан чаң сугу» («Набат по случаю войны с французами», 1807; Казан губерна басмаханәсендә гражданлык шрифтында басылган икенче рус китабы) һ.б. саклана.

Әдәбият

Книговедческое аннотирование и систематизация книжных памятников: Метод. рекомендации. М., 1997;

Рукописный фонд Русского сектора отдела рукописей и редких книг Научной библиотеки им. Н.И.Лобачевского: Путеводитель. К., 1999;

Горохова Л.В., Султанбеков Б.Ф., Шарафутдинов Д.Р. Концепция создания Научной лаборатории Национального архива РТ (НЛ НА РТ) по выявлению и изучению документальных источников по истории народов Татарстана // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2002. № 1/2;

Григорьев Е.И. «Научная лаборатория, конечно же, должна быть!» // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2003. № 1/2; Книга: Энцикл. М., 1999.

Автор — Е.И.Григорьев