Сүзнең яки сөйләмнең тискәре мыскыллы мәгънәсе теге яки бу хәлнең үзеннән, сөйләм контекстыннан яки интонациясеннән ачыклана. Әдәбиятта ирония стилистик алым, троп булып килә. Аерым очракларда артык үтемле, көчле ирония сарказмга әверелә һәм гротеск, пародия, парадокс чаралары белән белдерелә.

Татар әдәбиятында ирониягә һәм сарказмга бай иҗат – Г.Тукай иҗаты. Ирониянең төрле форма һәм төсмерләре аның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында, «Кечкенә музыкант», «Буран», «Егет илә кыз» шигырьләрендә очрый.

Үзләренең юмористик шигырьләрендә ирониядән М.Җәлил, С.Баттал, Ә.Ерикәй, Ш.Галиев һ.б. шагыйрьләр дә файдалана.

Автор — В.Х.Ганиев