- РУС
- ТАТ
Билгесез автор тарафыннан борынгы славян телендә язылган.
Анда 153 елдан алып VIII нче йөзнең 2 нче яртысына кадәр яшәгән борынгы болгар кабиләләре идарәчеләре һәм Бөек Болгар дәүләте ханнары, аларның яшәү һәм идарә итү даталары, нинди ыругка нисбәтле булулары теркәлгән (идарә итә башлау елларының борынгы болгарча атамасы да кертелгән).
Ядкәр ике өлештән тора. Беренчесендә Дулу ыругының борынгыдан килү тарихы, ул ыругка Аттила белән улы Ирнәкнең керүе бәян ителә. 2 нче өлештә Аспарух һәм аның варислары исемлеге теркәлгән.
«Болгар ханнары исемлеге» XIX йөздә рус тарихчысы А.Н.Попов тарафыннан табыла.
Автор — Г.М.Дәүләтшин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.