- РУС
- ТАТ
Гадәттә, һәрберсе тәмамланган фикергә һәм мөстәкыйль мәгънәгә ия булган 7-15 бәйттән (икеюллыктан) тора.
1 нче бәйттә 2 юл да рифмалаша, башкалары ба, ва, га, да... тәртибендә бирелә. Соңгы бәйттә, кагыйдә буларак, автор исеме яисә псевдонимы искә алына.
Газәл жанрындагы иң камил әсәрләр безгә Рудаки, Сәгъди, Хафиз, Физули, Нәвои, Лотфи иҗатлары аша билгеле.
Татар әдәбиятында урта гасыр шагыйрьләреннән Сәйф Сараи, Өмми Камал, Колшәриф; XIX һәм XX йөзләрдә Ш.Зәки, Г.Кандалый, Акмулла, Г.Тукай, М.Гафури, Ш.Бабич һәм соңрак Н.Арсланов, Р.Гаташ, М.Мирзаның Газәл жанрында иҗат иткән әсәрләре бар.
Газәл жанрына шулай ук Европа һәм рус шагыйрьләре дә (Гёте, А.Платен, А.Фет, В.Брюсов һ.б.) мөрәҗәгать иткән.
Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990;
Квятковский А. Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990;
Поэтический словарь. М., 1966.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.