Эчтәлек

Фантастик әсәрдә тормыш-чынбарлык гаҗәеп, гадәттән тыш һәм табигый булмаган элементлар белән төрле һәм органик рәвештә аралаштырыла. Фантастик жанрларның эстетик доминантасы — фантастик фаразлау, ягъни гомумән яисә билгеле бер шартларда булуы мөмкин түгел фактор.

Татар әдәбиятында фантастика элементлары Коръәннән алынган дини-мифологик образларны, персонажларны һәм мистик сюжетларны файдалануда чагыла (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Мөхәммәдъярның «Төхфәи мәрдан» поэмалары). Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре — роман-утопиянең типик мисалы. Хәзерге татарларның ерак бабалары тәҗрибәсен тасвирлап һәм ерак киләчәккә күз салып, автор татар теленең, мәдәниятенең һәм, гомумән, милләтнең юкка чыгу ихтималын искәртә. Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повестенда фантастика сатирик максатларда кулланыла. Киләчәккә күчерелгән баш геройның тискәре яклары урынсыз һәм мәгънәсез тоела. Шулай итеп, фантастик фаразлау әдипкә әсәрнең проблемаларын яхшырак ачарга ярдәм итә.

Совет чорында фантастик һәм фәнни-фантастик повесть һәм хикәяләр авторлары А.Расих («Бәхет орлыклары»), Г.Кутуй («Рөстәм маҗаралары»), Г.Гомәр («Юлбарыс тырнагы») үзләренең утопик идеалларын фәнни гипотеза кулланып чагылдыралар, бу исә аларның әсәрләренә танып-белү әһәмияте бирә.

Р.Батулла һәм Г.Гыйльманов татар халык әкиятләре, мифлар һәм тарихи риваять мотивлары буенча фантастика элементлары кулланылган әсәрләр иҗат итәләр. Фантастик алымнар (гротеск, фантасмагория, фантастик персонажлар) З.Хәкимнең «Су төбендә сөйгәнем» комедиясендә файдаланыла.

Фантастика жанрында аеруча А. Тимергалин нәтиҗәле эшли: «Ерак планетада», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һ.б. Аның әсәрләре нигезендә, кагыйдә буларак, нинди дә булса фәнни идея, гипотеза яисә техник уйлап табу, ягъни киләчәккә күчәргә мөмкинлек тудыручы табигый-фәнни фаразлау ята. Иҗатының төп проблемалары — техник алгарыш нәтиҗәсендә тормыш-чынбарлыкның үзгәрүе һәм кеше психологиясенә тәэсире. А.Тимергалин иҗатында фантастика реалистик матур әдәбияттан аерымлана һәм татар прозасының мөстәкыйль жанрына әверелә.

Әдәбият

Хузин М. Ант һәм өмет // Казан утлары. 2001. № 1; 

Вәлиев М. Элкер — өмет йолдызы // Гамәл дәфтәре. К., 2003.

Автор — Р.Ә.Мостафин