Экспрессионизм бердәнбер чынбарлык дип кешенең субъектив рухи дөньясын, ә аны чагылдыруны — сәнгатьнең төп максаты дип игълан итә. Гаять кискен социаль кризиска (Беренче бөтендөнья сугышы, революцион тетрәнүләр) җавап рәвешендә барлыкка килә.

«Экспрессионизм» терминын беренче тапкыр (1911) матбугатта немец язучысы һәм авангард сәнгать пропагандисты Г.Вальден куллана. Экспрессионизм принциплары аеруча Германия һәм Австрия сәнгатендә үсеш ала.

Экспрессионизмның чынбарлыкны трагик тою, эмоцияләрне белдерүнең киеренкелеге, образларның иррациональлеге кебек билгеләре XX йөз башы татар әдәбиятындагы гыйсъянчылык агымына хас. Уй-фикерләрне тәэсирле итеп гәүдәләндерү кебек экспрессионизм алымнары («экспрессияләр») С.Рәмиев, Һ.Такташ, Ш.Бабич һ.б. шагыйрьләрнең гыйсъянчылык шигырьләрендә аеруча роль уйныйлар. Экспрессионистик характер Н.Думавиның 1910 еллардагы күпчелек шигырьләренә хас. Аларның үзәгендә — социаль катаклизмнардан интегеп беткән милли җәмгыять вәкиле; автор өчен әһәмиятле идеяне белдерүгә арттырулар һәм шартлылыклар юлы белән ирешелә.

Экспрессионизм билгеләренең активлашуы XX–XXI йөзләр чигендә Зөлфәт, Р.Зәйдулла һ.б. поэзиясендә күзәтелә.

Әдәбият                

Ганиева Р.К. Татарская литература: традиции, взаимосвязи — Татар әдәбияты: традицияләр, багланышлар. К., 2002; 

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. К., 2007; 

Литературная энциклопедия терминов и понятий. М., 2001.

Автор — Д.Ф.Заһидуллина