Барлыкка килүе

XIX йөзнең соңгы чирегендә барлыкка килә.

Беренче пьесалар арасында — Г.Ильясиның «Бичара кыз», Ф.Халидинең «Рәдде бичара кыз» мелодрамалары, билгесез авторның рус теленнән ирекле тәрҗемәдә «Комедия Чистайда» комедиясе, М. әл-Казаниның романтик-маҗаралы «Ихтыярлы кыз ихтыярсыз улмыш» драмасы, Г.Камалның «Өч бәдбәхет», «Бәхетсез егет» драмалары, Г.Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» драмасы. Бу пьесаларда мәгърифәт, шәхес, аеруча хатын-кыз иреге мәсьәләләре яктыртыла, яшәештә искелек билгеләре, наданлык ише күренешләр тәнкыйть ителә. Тулаем алганда, алар реаль тормышны чагылдыра. Ләкин аларның поэтикалары әле камиллектән ерак тора, бу хәл сюжет сызыгын һәм образлар системасын төзүдә күренә.

XX йөз башы татар драматургиясендә (Я.Вәлинең «Оят, яки Күз яше», Ф.Халидинең «Залим ачлык, Испанияле Сәед Яхъя бәянында», «Морат Сәлимов», «Мәхрүсә ханым», И.Богдановның «Зөләйха белән Фатыйма») бу кимчелекләрдән арынуга омтылыш сизелә. Татар драматургиясенең әдәби традицияләре синтезы, тасвирланган күренешләрнең һәм геройларның чынлыгы 1905–1907 еллардагы революция чоры пьесаларында ачык чагыла.

Тәрҗемә әсәрләр

Идея-эстетик принципларның һәм жанр поэтикасының формалашуында тәрҗемә әсәрләр зур роль уйный: Н.В.Гогольның «Өйләнү» («Женитьба»), «Ревизор» пьесалары, төрек язучысы Н.Кямалның «Кызганыч бала» (Г.Камал тәрҗемәсе), А.Н.Островскийның «Наданлык илә галимлек» («В чужом пиру похмелье»), «Ярлылык гаеп түгел» («Бедность не порок») пьесалары, А.П.Чеховның «Кыз сорау» («Предложение») водевиле һәм башкалар.

Татар театры роле

Татар профессиональ театрының барлыкка килүе (1906 елның марты) татар драматургиясендә үсешендә хәлиткеч фактор була. Аның репертуарында төп урынны Г.Камал һәм Г.Исхакый әсәрләре били. Яңа сәнгать алымнары белән драма жанрын Г.Коләхмәтов баета. Аның «Ике фикер», «Яшь гомер» пьесаларының төп персонажлары — эшче сыйныф һәм интеллигенция вәкилләре, татар җәмгыяте өчен яңа булган социалистик идеология тарафдарлары. Бу пьесаларда беренче мәртәбә интернационализм темасы күтәрелә. Аллегорик образлар («кара» һәм «кызыл» фикерләр) аша Г.Коләхмәтов милли драмага тормышны яңача чагылдыру алымнарын кертә.

Драма жанрында Г.Исхакый («Ике гыйшык», «Мөгаллим», «Алдым-бирдем»), Г.Камал («Бәхетсез егет», «Уйнаш»), Я.Вәли («Ачлык кушты»), Ф.Әмирхан («Яшьләр»), С.Рәмиев («Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!») һәм башкалар актив иҗат итәләр. Әлеге авторларның пьесаларында революция һәм аннан соңгы чордагы милли яшәешнең төрле яклары чагылыш таба. Иң актуаль тема — яңалыкның искелеккә каршы торуы.

1910 елларда татар драматургиясенең яңадан-яңа жанрлары һәм жанр формалары барлыкка килә: тарихи драма (Ф.Туйкин, «Ватан каһарманнары»), романтик драма (Г.Исхакый, «Мөгаллимә»; М.Фәйзи, «Кызганыч»), психологик драма (Г.Исхакый, «Зөләйха»), музыкаль драма (М.Фәйзи, «Галиябану», Ф.Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»); трагедия (Ф.Бурнаш, «Таһир-Зөһрә») һәм башкалар. Тематиканы киңәйтү, проблематиканы кискенләштерү тенденциясе күзәтелә. Беренче планга милләт язмышы мәсьәләсе чыгарыла, үзләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган геройлар пәйда була. Пьесалар фикер иреге, патриотизм, гаделлек, тугрылык, мәхәббәт һәм башка гомумкешелек кыйммәтләрен раслый.

Г.Камал («Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре»), Г.Исхакый («Кыямәт», «Җәмгыять»), И.Богданов («Помада мәсьәләсе»), Ш.Камал («Хаҗи әфәнде өйләнә»), К.Тинчурин («Назлы кияү») комедияләре — татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның уңышлы үрнәкләре. Аларда татар җәмгыятендәге иске тәртипләр тәнкыйтьләнә, кешедәге кимчелекләр сатира утына тотыла.

Октябрь революциясеннән соң татар драматургиясе ике юнәлештә үсә. Эмиграциядәге язучылар — Г.Исхакый («Ике ут арасында», «Жан Баевич», «Олугъ Мөхәммәд», «Хәят юлында»), Х.Хәмидулла («Ник болай?»), Х.Габдүш («Татар телендә беренче телеграф») һәм башкалар, татар әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, әсәрләрендә милли һәм гомумкешелек мәсьәләләрен яктырталар.

Совет чоры

Совет Россиясендә татар драматургиясе татар театр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә үсә. К.Тинчуринның 1920 елларда язылган «Йосыф-Зөләйха», «Сакла, шартламасын!», «Американ», «Җилкәнсезләр», Н.Исәнбәтнең «Һиҗрәт» һәм башка комедияләренә иске тормышны кискен тәнкыйтьләү хас. Ф.Бурнашның «Камали карт», «Илһам», К.Әмиринең «Печән базары», «Казан кызы» комедияләрендә, Һ.Такташның «Югалган матурлык», «Камил» драмаларында үткәндәге яшәеш кимчелекләре белән беррәттән тормышта һәм кешеләр аңында барлыкка килгән яңалык сыйфатлары да урын ала. «Культур Шәңгәрәй», «Пикүләй Шәрәфи», «Портфель» комедияләрендә Н.Исәнбәт совет чынбарлыгының кимчелекләреннән көлә. Бу елларда революция һәм гражданнар сугышы темасы аеруча актуаль була. Ш.Усмановның «Канлы көннәрдә», «Бай кызы», Ф.Сәйфи-Казанлының «Дошманнар», Ф.Бурнашның «Адашкан кыз», «Хөсәен мирза», Һ.Такташның «Күмелгән кораллар», Ш.Камалның «Ут», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» драмаларында, С.Рахманколый, Ф.Бурнаш һәм башкаларның мелодрамаларында революция вакыйгалары үзәгендә хезмәт ияләренең социаль азатлыгын бөтен дөнья байлыкларыннан һәм шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куючы, яңача фикерләүче геройлар урын ала.

1930 елларда татар драматургиясенең тематикасы киңәя һәм сәнгать чаралары белән байый. Т.Гыйззәтнең («Чаткылар», «Бишбүләк», «Ташкыннар»), Ш.Усмановның («Кичеккән фәрман»), Н.Исәнбәтнең («Спартак», «Идегәй»), Ф.Бурнашның («Лачыннар», «Таң»), Ә.Фәйзинең («Пугачёв Казанда», «Тукай») һәм башкаларның тарихи һәм тарихи-биографик пьесаларында социаль конфликтлар чагыла, пьеса геройлары — көчле рухлы революционерлар, сыйнфый гаделлек өчен көрәшүчеләр. Ләкин бу образларга еш кына сәнгать ягыннан камиллек җитешмәү, схемалылык хас. Бу унъеллыкның икенче үзенчәнлеге — халык иҗатына игътибар арту, фольклор сюжетларына нигезләнгән әдәби әсәрләр язылу. Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», «Хуҗа Насретдин», Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар», М.Әмирнең «Көнлекче Әхмәт һәм аның матур хатыны» һәм башка пьесаларда халык әкиятләре һәм мәзәкләрләреннән алынган геройларның күпчелеге иҗтимагый комедия алымнары белән тасвирлана.

Колхозлар төзү, индустрияләштерү Т.Гыйззәтнең («Данлы көннәр»), Ф.Бурнашның («Тукучы Әсма» һәм «Ялгыз Ярулла»), Ш.Камалның («Габбас Галин»), Ф.Сәйфи-Казанлының («Зөбәрҗәт»), Г.Иделленең («Дәүләт Бәдриев») драма һәм комедияләре язылу өчен чыганак була.

1941–1945 еллардагы совет халкының немец-фашистларга каршы алып барган героик көрәше М.Әмир («Миңлекамал», «Тормыш җыры»), Т.Гыйззәт («Төнге сигнал», «Изге амәнәт»), Н.Исәнбәт («Мәрьям»), Ф.Кәрими («Шакир Шигаев»), Р.Ишморат («Кайту») һәм башкаларның пьесаларында чагыла. Сәхнәгә фронт һәм тыл геройлары, ватан сакчылары, фидакарь хезмәт ияләре, патриотлар чыга. Сугыш темасы сугыштан соңгы елларда да игътибар үзәгендә була (Т.Гыйззәт, «Чын мәхәббәт»; М.Әмир, «Җыр дәвам итә»; Н.Исәнбәт, «Муса Җәлил»; Р.Ишморат, «Үлмәс җыр» һ.б.).

«Конфликтсызлык теориясе» зыяны

1950–1960 еллардагы совет сәнгатендә татар драматургиясенә сизелерлек зыян китергән «конфликтсызлык теориясе» өстенлек итә. Бу хәл бигрәк тә заман темаларына язылган әсәрләрдә ачык чагыла. «Яхшы»ның «бик яхшы» белән тартышуын гәүдәләндергән пьесалар чынбарлык каршылыкларын тулы күрсәтә алмый. Шуңа да карамастан, театр тарихында сизелерлек эз калдырган пьесалар туа: Н.Исәнбәтнең «Зифа», Р.Ишморатның «Алар дүртәү иде», Г.Насрыйның «Яшел эшләпә», Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» һ.б. Театр тормышына Х.Вахит пьесалары бертөрле җанлану кертә. Аның «Беренче мәхәббәт», «Кайда соң син?», «Соңгы хат», «Күк капусы ачылса», «Туй алдыннан», «Ике килен-килендәш» һ.б. драма һәм комедияләренең игътибар үзәгендә — яшьләр мәсьәләләре. Тамашага корылган, музыкаль бизәлешле Х.Вахит пьесаларын тамашачылар яратып карый.

Күтәрелеш чоры

1970–1980 еллар — татар драматургиясенең күтәрелеш чоры. Т.Миңнуллин («Миләүшәнең туган көне», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Үзебез сайлаган язмыш», «Монда тудык, монда үстек»), Ш.Хөсәенов («Әни килде»), А.Гыйләҗев («Җиргә тапшырылган серләр»), И.Юзеев («Сандугачлар килгән безгә», «Кыр казлары артыннан»), Ю.Әминов («Кан кардәшләр»), Р.Мингалим («Кайда сез, ирләр?») һәм башкаларның пьесаларында заманның актуаль проблемалары күтәрелә. Аларда беренче планга шәхси омтылышлар һәм гомумкешелек кыйммәтләре чыга, халык традицияләренә игътибар арта.

1980 еллар урталарыннан җәмгыятьтә башланган тирән үзгәрешләр татар драматургиясенә көчле йогынты ясый. Агымдагы процессларга бәя әхлак, этика нормалары күзлегеннән чыгып бирелә башлый (А.Гыйләҗев, «Өч аршын җир»; Т.Миңнуллин, «Гармун белән скрипка»; И.Юзеев, «Ак калфакны төшердем кулдан» һ.б.). Кичәге һәм бүгенге кеше арасындагы каршылыклар, аларның җәмгыять үсеше белән бәйле булуы, ул каршылыкларның тискәре характерда икәнлеген аңлау Т.Миңнуллинның «Хушыгыз!», З.Хәкимнең «Җүләрләр йорты», «Күрәзәче», Д.Салиховның «Алла каргаган йорт», М.Гыйләҗевнең «Бичура», Р.Хәмиднең «Кайтыр идем», Ф.Садриевның «Ач тәрәзәң», Ю.Сафиуллинның «Пар канат» пьесаларында чагылыш таба. Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», «Илгизәр плюс Вера», «Шәҗәрә» пьесалары үзәгендә — милләт язмышы, туган телне саклап калу проблемасы. Татар халкының үткәненә, тарихи шәхесләренә игътибар арта: Ю.Сафиуллинның «Идегәй» («Идегәй» эпосы буенча), Т.Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз», Р.Батулланың «Сират күпере» әсәрләре.

Илдәге сәяси вазгыять, аерым алганда, Чечнядагы сугыш трагедия жанрын активлаштыра (Ә.Баян, «Алтын ташбау»; Р.Хәмид, «Хан кызы Хансөяр»; Ю.Сафиуллин, «Йөзек һәм хәнҗәр»). Драманың төрле төрләре үсеш ала: психологик драма (Т.Миңнуллин, «Эзләдем, бәгърем, сине»), публицистик драма (Т.Миңнуллин, «Моңлы бер җыр», Ә.Гаффар, «Бер картлыкта, бер яшьлектә»), сәяси драма (И.Юзеев, «Ак калфакны төшердем кулдан»), социаль драма (Ф.Бәйрәмова, «Безне онытмагыз»), тарихи-библиографик драма (Ә.Гаффар, «Соңгы сәгать»). Беренче тапкыр монодрамалар языла: «Озын юлның тузаны» (Р.Хәмид), «Каракош» (Ә.Баян).

1970 елларда ук актив үсеш алган комедия (Н.Исәнбәт, «Кырлай егете»; Т.Миңнуллин, «Әлдермештән Әлмәндәр») яңа жанр формалары белән баетыла: социаль комедия (А.Гыйләҗев, «Көттереп искән җил»), лирик комедия (Р.Мингалим, «Кунак кызы гел килмәс»), сатирик комедия (Р.Вәлиев, «Автомобиль, автомобиль»; З.Хәким, «Кишер басуы»), муз. комедия (М.Гыйләҗев, «Казан егетләре»; Ф.Яруллин, «Сөембикә егет сайлый») һ.б.

Заманның актуаль мәсьәләләрен драматурглар трагикомедия (Ф.Садриев, «Кондырлы кодачасы»), мелодрама (Р.Батулла, «Кичер мине, әнкәй»; З.Хәким, «Мин сине яратам»), водевиль (Т.Миңнуллин, «Йөрәк маем») жанрларында да яктырталар. Татар драматургиясендә яңа жанр формалары барлыкка килә: трагипамфлет (Р.Батулла, «Мин Америка ачтым»), трагифарс (Г.Каюмов, «Мирас»), трагикомик фарс (З.Хәким, «Җен бутады») һ.б.

Яңа буын

XX йөз ахырында – XXI йөз башында татар драматургияссенә бер төркем яңа буын иҗатчылар килә (Аманулла, Ф.Галиев, М.Гыйләҗев, Р.Зәйдулла, И.Зәйниев, Х.Ибраһим, Г.Каюмов, Р.Корбан, Л.Лерон, Р.Сабыр, Д.Салихов, Р.Сәгъди, Э.Яһудин һ.б.). Авторлар әсәрләре, нинди генә жанрга яки жанр төренә карамасын, сәнгать ягыннан төрле алымнар, чаралар, детальләр ярдәмендә баетыла. Бигрәк тә сәнгати шартлылык киң кулланыла. Сирәгрәк булса да, романтик пафоска мөрәҗәгать итү урын ала (И.Юзеев, «Ахырзаман гашыйклары»; Г.Каюмов, «Ул» һ.б.). Модернистик алымнардан, яңа мифологик образлардан киң файдаланып язылган пьесалар ешая бара (Ю.Әминов, «Әҗәлнең үлеме»; З.Хәким, «Шайтан куентыгы»; М.Гыйләҗев, «Бичура»; Р.Зәйдулла, «Шул булды эш...» һ.б.). Шигърият өчен характерлы символика һәм метафорикадан драматурглар иркен файдаланалар.

Әдәбият

История татарской советской литературы. М., 1965;

Гиззат Б. Татарский театр // История советского драматического театра. М., 1971. Т. 1;

Ахмадуллин А.Г. Татарская драматургия. М., 1983;

Ханзафаров Н.Г. Татарская комедия. Казань, 1996;

Октябрьгә кадәр татар театры. Казан, 1988;

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Казан, 1984–2001.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин