Дилогия үрнәкләре антик чордан ук билгеле.

Татар әдәбиятында революциягә кадәр татар халкы тормышы панорамасын тасвирлаган беренче дилогия булып М.Галәүнең «Болганчык еллар» (1930 ел) һәм «Мөһаҗирләр» (1934 ел) романнары санала.

1950 елларда М.Әмирнең Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре тормышын чагылдырган «Ялантау кешеләре» (1 кисәк, 1954 ел) һәм «Саф күңел» (2 кисәк, 1960 ел) дилогиясе киң таныла. Соңрак автор аларны, бер китапка берләштереп, «Саф күңел» (1976 ел) исеме белән чыгара.

Татарстан Республикасында нефть чыгару тармагы аякка басу Г.Ахунов дилогиясендә чагылыш таба. Аңа «Хәзинә» (1963 ел) һәм «Хуҗалар» (1968 ел) романнары керә. Җәмгыятьтә татар халкының тарихына кызыксыну артуга җавап рәвешендә Н.Фәттах дилогиясе – ике китаптан торган «Сызгыра торган уклар» (1977–1985 еллар) романы языла.

Татар драматургиясендә дилогия мисаллары – М.Гыйләҗевнең «Казан егетләре» (1990 ел) һәм «Тагын Казан егетләре» (1994 ел), З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява ...» (1998 ел) һәм «Ява карлар, ява карлар...» (2003 ел) пьесалары.

Автор – Р.Ә.Мостафин