Татар телендә балалар өчен махсус язылган беренче әсәрләр XVIII–XIX йөзләрдә барлыкка килә.

XIX йөз 

Татар балалар әдәбияты гомуми әдәби процесс кысаларында үсә. Дини эчтәлекле китаплар («Иман шарты», «Һәфтияк», «Бәдәвам», «Кисекбаш китабы» һ.б.) белән беррәттән дөньяви (мәсәлән, Габди шигырьләре, Таҗетдин Ялчыголның «Рисалә-и Газизә» – «Газизәгә хат», 1795 ел) һәм дидактик эчтәлекле (Колмөхәммәднең «Мөһиммәт әс-сыйбъян» – «Сабыйларның бурычлары», 1810 ел; «Тәгъриф әл-вилдан» – «Балаларга аңлатма», 1815 ел) әсәрләр дә күренә башлый.

С.Хәлфиннең беренче басма «Татар теле әлифбасы» (1778 ел), Аллаһияр Суфиның балалар арасында популяр булган «Сөбәт әл-гаҗизин» («Гаҗизләрнең ныклыгы», 1805 ел) китабы, М.Ивановның «Татар хрестоматиясе» (1842 ел), С.Күкләшевнең «Диван-е хикайә әт-татар» (1859 ел) китабы, Казан типографияләрендә дөнья күргән башка басмалар һәм бигрәк тә К.Насыйри китаплары дөньяви татар балалар әдәбиятының формалашуында һәм үсүендә зур роль уйныйлар. 1860 елда К.Насыйри табигать күренешләре турындагы кыска, мавыктыргыч хикәяләрдән торган «Буш вакыт» исемле җыентык чыгара (соңыннан күп тапкырлар кабатлап басыла). «Кырык вәзир кыйссасы» (1868 ел), «Әбүгалисина кыйссасы» (1872 ел), «Кырык бакча» (1880 ел) китапларында, шулай ук тәрбия һәм әхлак мәсьәләләренә багышланган хезмәтләрендә балаларны белемле, кызыксынучан, эшчән кешеләр итеп тәрбияләү ихтыяҗын күрсәтә.

Балалар өчен В.В.Радловның «Белек» («Знание», 1872 ел), Т.Яхинның «Сабый вә сабыялар өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗәеб булган гыйбрәтләр» (1897 ел) хрестоматияләре, шулай ук Ф.Халиди, Г.Фәезханов әсәрләрен, Г.Рахманколый шигырьләрен рус һәм Шәрекъ телләренә тәрҗемә итү һәм аларны XIX йөз ахырында – XX йөз башында бастыру нәтиҗәсендә балалар әдәбиятының тематикасы һәм жанр кысалары киңәя.

XX йөз 

1905–1907 еллардагы революция аның үсүенә яңадан көчле этәргеч бирә. Балалар өчен махсус көндәлек матбугат барлыкка килә: Мәскәүдә 1907 елның гыйварыннан мартына кадәр беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел-әтфаль», Казанда 1908 елда ата-аналар өчен «Тәрбия» журналы, 1913–1916 елларда «Ак юл» журналы чыга. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Н.Думави, М.Гафури, З.Ярмәки, М.Укмасый, Ш.Әхмәдиев һәм башка балаларга багышлап махсус әсәрләр язалар, «Балалар календаре» (1908 ел) басыла башлый.

Татар балалар әдәбиятының эчтәлеген һәм жанрларын баетуда, халыклаштыруда Г.Тукай иҗатының роле гаять зур. Үзенә кадәрге һәм замандаш язучыларының реалистик традицияләре нигезендә балалар өчен язган зәвыклы шигырьләре, әкиятләре, мәсәлләре, кыска хикәяләре балалар әдәбиятын тематик һәм эстетик яктан яңа биеклеккә күтәрә. Әсәрләрендә ул балаларны белемгә, хезмәткә өнди, сәнгать чаралары белән аларда миһербанлылык, ата-анага, туган телгә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли. Г.Тукай балалар өчен дәреслекләр һәм хрестоматияләр төзи («Яңа кыйраәт» – «Яңа уку китабы», «Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»), иҗаты белән балалар әдәбиятының сыйфат ягыннан үзгәрүенә юл ача, балаларга багышланган кешелекле һәм гуманистик әсәрләре белән үзенә бер шигъри «мәктәп» тудыра. Соңыннан аның традицияләре М.Гафури, Ф.Әмирхан, Н.Думави, З.Ярмәки, М.Укмасый, Ш.Әхмәдиев иҗатларында дәвам иттерелә.

Балалар әдәбияты тематикасы үзгәрүе

1917 ел вакыйгаларыннан соң балалар язучылары яңа вазгыятьне һәм тематиканы үзләштерә башлыйлар. Беренче пионер оешмалары төзелә (1923 ел), балалар өчен «Кечкенә иптәшләр» журналы (1924 елдан), «Яшь ленинчы» газетасы (1924 елдан) чыгарыла башлый.

1920 елларда балалар әдәбиятының тематикасын нигездә революция һәм Гражданнар сугышы вакыйгалары (М.Гафуриның «Кызыл байрак», Сириннең «Октябрь нурлары», «Кызыл гаскәргә», Һ.Такташның «Караборынның дусты», К.Нәҗминең «Яр буенда учаклар» әсәрләре); балалар ятимлеге (Х.Туфанның «Зәңгәр бүре», Г.Толымбайның «Үксезләр» әсәрләре); мәктәп тормышы (Һ.Такташның «Ләйлә», «Пионерлар маршы», К.Әмиринең «Фабрик баласы», М.Крыймов әсәрләре һ.б.) мәсьәләләре били. Балалар өчен беренче пьесалар языла (С.Әдһәмованың «Авыл тормышыннан бер күренеш», «Хәзер бул!», К.Әмиринең «Уңган кыз», «Урманда йөрү», М.Фәйзинең «Коммунага», К.Хисаметдиновның «Кызыл чәчәкләр» әсәрләре), беренче спектакльләр куела, әдәби-музыкаль радиотапшырулар эфирга чыга.

1934 елда оешкан ТАССР Язучылар берлегендә Ф.Кәрим җитәкчелегендә балалар әдәбияты секциясе эшли башлый. Балалар әдәбияты өлкәсендә әдәби тәнкыйть барлыкка килә. 1930 елларда язылган әсәрләрдә шул чор вакыйгалары тасвирлана: Гражданнар сугышы һәм авыл хуҗалыгын күмәкләштерү елларында олыларга ярдәм итүче балалар образлары туа (Г.Гобәйнең «Маякчы кызы», «Ялгыз йортта», «Каланча», Ә.Айдарның «Ташбай» повестьлары, М.Әмирнең «Батыр исемле малай турында хикәяләр»е). А.Алиш әкиятләре («Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Ана әкиятләре» циклы) һәм хикәяләре («Әбиләргә кунакка», «Мин дәү – син кечкенә», «Утлы йомырка», «Уңышсыз рәсем») басыла, аларда төп игътибар балаларны намуслы, эш сөючән, батыр, жаваплылык тоючы, бер-берсенә яхшы иптәш, ватанны һәм табигатьне яратучы шәхесләр итеп тәрбияләүгә юнәлтелә. М.Җәлил балалар өчен язган әсәрләрендә күптөрле темалар күтәрә: белемгә омтылу («Сәгать», «Беренче дәрес»), ватанга мәхәббәт («Җилләр», «Туган ил», «Яңгыр», «Шмидт бабай», «Безнең җыр»), хезмәтне сөю («Уңыш бәйрәме», «Арыш кырында»). Ул сабый балалар өчен дә яза («Бишек җыры», «Маэмай», «Карак песи» әсәрләре).

Бөек Ватан сугышы елларында балалар язучыларының күбесе фронтка китә, ләкин Ф.Кәрим («Пионерка Гөлчәчәккә хат», «Тирән күл», «Ант», «Үлем уены» шигырь һәм поэмалары), А.Әхмәт («Солдат балалары», «Солдат хикәяләре» җыентыклары), Г.Кутуй («Рөстәм маҗаралары» повесте), М.Җәлил («Суык бабай», «Чыршы җыры») фронтта да балалар өчен актив язуларын дәвам итәләр.

Сугыштан соңгы балалар әдәбиятына темалар һәм жанрлар төрлелеге хас. Ә.Фәйзи («Бал корты», «Кечкенә Апуш»), Ш.Маннур («Миләүшә китабы», «Минем кошкаем», «Ямьле җәй», «Елмаюлы кояш турында»), Н.Исәнбәт («Куянкай», «Мырауҗан агай хәйләсе»), Җ.Тәрҗеманов («Кояшлы иртә», «Ямьле көн», «Шуктуган», «Шаян белән Наян», «Көмешкойрык маҗаралары»), Ә.Бикчәнтәева («Бүләк», «Дәү әнием», «Бакча гөлләре», «Ана йөрәге», «Мин аңлыйм сине», «Хуҗа Насретдин балалар янында»), Ә.Кари («Балаларга бүләк», «Гөлбакча», «Дуслык»), Н.Гайсин («Зәңгәр күктә», «Түтәлләр», «Безнең мәктәп», «Таза Мортаза»), Г.Латыйп («Дусларым минем», «Язлар җитәр»), З.Нури («Син мәктәпкә йөрисең», «Бу безнең китап»), Б.Рәхмәт («Кем көчле», «Нәниләр китабы», «Укыйсым килә», «Ялкау, Иренчәк һәм Кире», «Курчак батыр») иҗатлары аерым урын алып тора.

1950 елларда Д.Аппакова («Йолдызкай», «Шыгырдавыклы башмаклар», «Сөяк саплы пәке», «Сараның башыннан үткәннәре», «Гөлчәчәк белән сандугач», «Сөмбел», «Кечкенә Бану тарихы»), И.Туктар («Нәни хикәяләр», «Җир җиләге»), М.Гали («Каюмның балачагы» повесте) иҗатларында әхлак проблемалары күтәрелә. Совет кешеләренең сугыш кырында һәм тылдагы батырлыклары темалары Г.Бакир («Партизан малай»), Г.Гобәй («Замана балалары», «Маратның язмышы») повестьларында чагылыш таба. Г.Гобәйнең «Без үскәндә» повесте тарихи-революцион тематикага багышланган. Яшүсмернең эчке дөньясы үзенчәлекләрен И.Газиның «Онытылмас еллар» романы гәүдәләндерә, маҗаралы сюжетка корылган әсәрләр – А.Расихның «Бәхет орлыклары» фәнни-фантастик повесте, Г.Галиевнең «Җил кошларны җыя», «Аю агачлар белән сөйләшә» әкиятләре балаларны мавыктырырлык итеп язылган. Балалар өчен драматик әсәрләр иҗат ителә: Д.Аппакованың «Тапкыр егет», «Илдус», Х.Вахитның «Ышаныч», А.Әхмәтнең «Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Өмет йолдызы», Т.Гыйззәтнең «Бердәнбер бала», Г.Бакирның «Ватык звонок», Г.Нәбиуллинның «Алтын нарат», Г.Насрыйның «Ана күңеле» пьесалары дөнья күрә. Балалар әдәбияты өлкәсендә әдәби тәнкыйть тә җанлана төшә («Балалар әдәбияты турында», 1957 ел).

1960–1980 елларда балалар әдәбиятында Ш.Галиев исеме белән бәйле юмористик юнәлеш үсеп китә. Аның изгелек һәм юмор белән сугарылган шигырьләренә тормышны сөю хисе хас. Шәвәли белән Камырша образлары аеруча популярлык казана.

Балалар өчен язучылар

Балалар поэзиясе өлкәсендә Ә.Исхак, З.Мансур, М.Садри, Ә.Бикчәнтәева, З.Туфайлова, Э.Мөэминова, Г.Нәбиуллин, Р.Миңнуллин, И.Юзеев, Ф.Яруллин, Н.Мадьяров, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Х.Халиков, М.Фәйзуллина, Ә.Габиди, Разил Вәлиев һәм башкалар, прозада – Г.Мөхәммәтшин («Бал чүлмәге», «Ун бәбкә», «Без әле җирдә яшибез» хикәяләре), Җ.Тәрҗеманов («Шуктуган»), И.Туктар («Абыем бүреге», «Алма», «Батырлыкта – матурлык» хикәяләре), Л.Ихсанова («Җир астында җиде көн», «Саралан малайлары», «Космонавтлар урамы», «Очкын», «Наил һәм Фаил» повестьлары), Ф.Шәфигуллин («Тагын икеле», «Командир», «Мин дә үсәрмен әле» хикәяләре, «Өй салуның ние бар», «Ак маңгайлы бүреләр» повестьлары), М.Харисов, Р.Хафизова, Б.Камалов, Р.Бәшәр, Л.Лерон һ.б. зур уңышларга ирешәләр.

1980–2000 еллар балалар әдәбияты тематикасының һәм жанрларының төрлелеге белән аерылып тора. Балалар өчен Х.Халиков, Җ.Дәрзаман, М.Фәйзуллина, Р.Мингалим, Ф.Яруллин, Л.Лерон, З.Гомәрова, Р.Корбанов, Р.Газизов, Ә.Нигъмәтуллин уңышлы язалар. Г.Тукай, Ә.Фәйзи, Б.Рәхмәт, Ш.Галиев традицияләрен үстереп, онытылмас балалар образларын Р.Миңнуллин иҗат итә. Аның шигырьләрен үзенчәлекле юмор, кешелеклелек, бала психологиясе нечкәлекләрен аңлау, сәнгати камиллек аерып тора. («Олы булсам», «Алмабабай», «Кояш алмасы», «Сөенсеннәр әле сабыйлар» һ.б.). Әкият (Р.Хафизова, Ф.Яруллин, Р.Батулла, Р.Мингалим), хикәя (Гәрәй Рәхим, Н.Фәттах, З.Хөснияр, Л.Сабирова, Ш.Маннапов), повесть (Л.Ихсанова, Б.Камалов, Р.Бәшәр, Җ.Дәрзаман) жанрлары уңышлы яшәп килә.

Сугышчан-патриотик тематика – С.Шакир, Ш.Рәкыйпов, Разил Вәлиев, Ш.Мостафин иҗатларында, фәнни фантастика – А.Тимергалин әсәрләрендә, сәяхәтнамә жанры М.Юныс китапларында чагылыш таба; Ә.Баян, Г.Хәсәнов, Ә.Хәсәнов әсәрләре туган табигатькә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Драматургия өлкәсендә Т.Миңнуллин, Р.Батулла, Р.Мингалим, Р.Корбанов, Н.Фәттах, Гәрәй Рәхим, М.Гыйләҗев, А.Гыймадиев, Р.Гыйззәтуллин һәм башкалар иҗат итәләр.

«Татар балалар поэзиясе антологиясе» (төзүчеләр Н.Исәнбәт, Гәрәй Рәхим, Р.Рахмани, 1980 ел), «Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен» (төзүче Н.Исәнбәт, 1984 ел) җыентыгы, Ф.Ибраһимова төзегән «Балалар әдәбияты» (2004 ел) хрестоматиясе татар балалар әдәбияты тарихында күркәм күренеш була.

Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Ф.Ибраһимова, Р.Рахмани һ.б. эшли.

Әдәбият

Кукушкин Р. Канатлы дөнья. Казан, 1984;

Ибраһимова Ф. Сабыйларны үз итеп. Казан, 1998.                         

Автор – Ә.М.Шәрипов