Дөньяны кабул итүнең бер фикри-хисси юнәлеше буларак, аңа тарихи үсешкә, тәрәккыяткә шикләнеп карау, җәмгыятьтән читләшү, яшәештән күңел бизү, мәгънә тапмау, өметсезлеккә, иррационализмга, мистикага, формализмга бирелү хас. Декадентларның этик-эстетик карашлары А.Шопенгауэр, Ф.Ницше, А.Бергсон, И.Кант, В.Соловьёв һәм башкаларның фәлсәфи идеяләренә барып тоташа.

Урта гасыр татар декадансы

Татар мәдәнияте һәм әдәбиятында декаданс урта гасырларда барлыкка килә. XVI йөзнең 2 нче яртысы – XIX йөзнең 1 нче яртысындагы милли-колониаль изү, Коръәндәге сабырлык фәлсәфәсе һәм суфичылык карашлары белән аралашып, халыкның иҗтимагый һәм рухи тормышын торгынлыкта, кадимчелектә калдыруга китерә. Урта гасырлар декадансының бу үзенчәлеге уңай вазифа да үти: татар этносын һәм аның ислам мәдәнияте белән бәйле рухи кыйммәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.

XX йөз башы декадансы

XX йөзнең 1 нче чирегендә, татар әдәбияты Европа һәм Россиядәге иҗтимагый-фәлсәфи, әдәби-эстетик фикернең төрле модернистик агымнары белән тыгыз элемтәгә кергән чакта, Ренессанс гуманизмы һәм антропоцентризм белән янәшәдә күңел төшенкелеген чагылдырган декаданс та тамыр җәя.

Декадентлык, сәнгатьчә фикерләүнең Шәрекънең традицион канунчылыгыннан Европа тибындагы баскычына күчеш күренеше буларак, татар әдәбияты тарихында шактый тирән эз калдыра. Билгеле бер дәрәҗәдә символизм, акмеизм, экзистенциализм, экспрессионизм, импрессионизм, «аң ташкыны», футуризм, имажинизм кебек модернистик агымнар йогынтысында булган күп кенә танылган язучылар иҗатында декадентлык үтә нечкәртелгән сызланулы формалар рәвешендә чагылыш таба.

Декадентлык вәкилләре

1905–1907 еллардагы революция җиңелгәннән соң, декадентлыкка тартым халәт С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Камалларның кайбер әсәрләрендә аеруча калку гәүдәләнә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында аның көчәюе Н.Думави, Г.Газиз, М.Хәнәфи, Ш.Бабич һәм башкалар иҗатларында күзәтелә.

Иҗат иреген декадентларча аңлап, ислам идеологиясен радикаль рәвештә бәяләү, үткәндәге әдәбият-сәнгать казанышларыннан ваз кичү 1920 еллар татар әдәбиятының авангард агымнарына – Һ.Такташның гыйсъянчылык романтизмына, Г.Кутуй футуризмына, К.Нәҗми имажинизмына хас була.

Кешене илаһилаштыру дәрәҗәсендә олылаган Шәрекъ суфичылыгының пантеистик традицияләре белән үрелгән, бөтен нәрсәне Ницшеча кире каккан нигилизм, яшәешне мәгънәсезлек дип игълан иткән, шәхеснең чикләнмәгән азатлыгын, индивидуализмын мактаган декадентлык мотивлары С.Рәмиевнең гыйсъянчылык романтизмында аерата үтемле һәм тәэсирле гәүдәләнә («Алданган», «Мин үләм», «Ямь»).

Символист шагыйрь Дәрдемәнднең фәлсәфи романтизмы да шулай ук декадентлык мотивлары белән өртелгән. Аның «Кораб», «Без», «Бүзләрем маналмадым», «Өмидләр», «Куанды ил...» кебек шигырьләрендә кеше гомеренең чикләнгәнлеге, язмыштан узмыш булмаудан туган өметсезлек, борчылу-сыкранулар тасвирлана; тарихтагы иҗтимагый-сәяси тетрәүләр аркасында яшәеш чоңгылларына ыргытылган индивидларның гына түгел, аерым халыкларның хыяллары да тормышка ашуы шөбһәле булу турындагы фәлсәфи уйлар, хис-кичерешләр чагылдырыла.

Сәнгатьчә фикерләве белән экспрессионистларга якын торган Н.Думави «Сугыш тәэссораты» шигырендә капитал дөньясының кан коюлы сугышларына, Ницше фәлсәфәсендәгечә «үтә көчле» кешеләрнең «кызганмыйча када штыкны» дип чакыруларына, вөҗдан чикләүләрен белмичә, халыкны талауларына, юлбасарларча эш итүләренә иронияле ризасызлыгын белдерә һәм күңел төшенкелегенә бирелә. Аның «Алла тигезли» кебек аерым хикәяләрендәге фәлсәфи-эстетик фикерләре А.Шопенгауэрның тумыштан ук кеше табигатенең бозыклыгы турындагы универсаль пессимизмы белән аваздаш. Француз философы А.Бергсонның интуитивизм теориясе рухында аңлатылган, кешенең ялгызлыгы, үлем каршында көчсезлеге турындагы декадентлык мотивлары Н.Думавиның М.Метерлинктан тәрҗемә ителгән «Чакырылмаган кунак» («Непрошенная») драмасыннан соң язылган әсәрләрендә дә шактый сизелә.

Татар әдипләренең декадентлык рухындагы карашларны һәм алымнарны кабул итүләрендә рус язучысы Л.Андреев иҗатының да билгеле бер йогынтысы бар. Татар әдәби тәнкыйте аны «мәшһүр һәм мәгърүф» (танылган) декадент дип атый. Л.Андреевның «Ачлык патша» («Царь Голод») драмасын укучыга тәкъдим иткән «Шура» журналында (1912 ел) һәм «Вакыт» газетасында (1913 ел) мондый сүзләр язылган: «Заманыбыз – декадентлык заманыдыр, декадент бина – гүзәл, декадент җиһаз – могътәбәр, декадент рәсем – хуш вә декадент әдәбият – назирсыз». Бу рус язучысы иҗатындагы декадентлык мотивларын, символик образлар белән аваздашлыкны Ф.Әмирханның «Татар кызы», «Картайдым», «Кадерле минутлар» хикәяләрендә дә табарга мөмкин. Л.Андреевның декаданска тартым һәм экс­прессионистик алымнарга бай «Асылган җиде кеше» («Рассказ о семи повешенных») хикәясен 1909 елда татар теленә тәрҗемә итүе дә язучының аның иҗаты белән кызыксынуы турында сөйли.

Баракларда яшәүчеләрнең натуралистик портретлары, эротик тасвирламалар Г.Исхакыйның «Тормышмы бу?» повестенда һәм «Теләнче кыз» романында да күренә. Кеше психикасының ихтыярсызлык өлкәсе, геройларның невроз халәте язучының Фрейдка тартым психоаналитик әсәрләрендә – «Фамилия сәгадәте» циклына тупланган «Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше», «Башкорт бәхете», «Көтелгән бикәч», «Шәкерт абый» хикәяләрендә күзәтелә.

Яшәешне декадентларча кабул итүче экзистенциалист язучы М.Хәнәфи, Шопенгауэрның төшенкелек фәлсәфәсенә ияреп, җир тормышын мәгънәсез нәрсә дип исәпли; аныңча, «милләтнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге – барысы да караңгы һәм өметсез»; кешенең дөнья көтүе дә – бары тик алдагыч иллюзия, төш күрү генә; яшәеш, пантеистик суфилар әйткәнчә, индивид белән илаһият тәңгәллегенең мәңге кабатланып торуы гына; мәхәббәтнең дә асылы берни түгел, газаплы экзистенция генә, чын бәхет илаһи башлангыч белән шатлыклы кушылуда гына; үлем – җирдәге кайгы-хәсрәтләрдән, җәфа-золымнардан котылу, чын мәгънәсендә азатлыкка ирешү чарасы («Сәгадәт турысында», «Сөю – җәллад», «Бер гөл бакчасында», «Мин бер төш күрдем», «Милләтем»).

XX йөзнең 1 нче унъеллыгында матурлык һәм эротика культын алга сөрүче, җитди социаль-әхлакый мәсьәләләрне яктыртудан читләшүче, конфликтлардан азат интим-предметлар дөньясын сурәтләүче, югалган мәхәббәтне сагынып сыктаучы, үткән тарихтагы һәм бүгенге чынбарлыктагы вакыйгаларны акмеистларча бик тә гади юмор, яисә шаярулы ирония ярдәмендә чагылдыручы декадентлык тенденцияләре белән үрелгән байтак кына әсәрләр (Ф.Әмирханның «Габделбасыйр гыйшкы», «Куркыныч дошманнар», «Сәмигулла абзый»; К.Тинчуринның «Гыйшык»; Г.Гобәйдуллинның «Скрипкачы Хөсәен», «Форточкалы кәләпүш», «Бу милләт ничек тәрәккый итсен?», «Ул мактанчык түгел иде» әсәрләре) языла.

Күпгасырлык мөселман мәдәнияте традицияләрен һәм кыйммәтләрен пародия ысулы белән кире кагу Ш.Бабичның «Газазил» поэмасының үзәк мотивын тәшкил итә. Мәзәкче автор, Аллаһ тарафыннан оҗмахтан куылган Иблис образына һәм шау-шулы тамаша күрсәтү алымына мөрәҗәгать итеп, ислам дине мифологиясендәге риваятьләрдән көлә, якын киләчәктә Ницшеның үтә көчле кешеләрен хәтерләткән, большевиклар токымыннан булган кодрәтле җир аллаларының мәйданга чыгачагы турында яза («Чөнки мин зур, чөнки мин нур, мин галим, / Үз-үземә кечкенә бер алла мин!.. /Дөнья беткәнче җиһанны айкарым ... / Инҗилне, Коръәнеңне таптарым ...»).

XX йөзнең 1 нче чирегендә татар әдәбиятында декадансның, Аллаһка каршы чыгуның, дәһрилекнең, Ницше нигилизмының иң югары ноктасы Һ.Такташның «Җир уллары трагедиясе»ндә чагылыш таба. Шагыйрь, Кабил белән Әкълимә фаҗигасен сурәтләп, мәхәббәт һәм шәфкать кебек гомумкешелек идеалларын яклаудан баш тарткан вәхши Ходайның кирәге калмады, ләгънәтләнгән, залим, хаин Аллаһны күкләрне һәм тәхетләрне җимерүче үтә көчле Җир тәңреләре белән алыштыру заманы килде, дип яза («Кодрәтемнән җимерәләр / Күкләр, тәхетләр, гаршеләр!! / Тез чүгәр алдымда бар көчләр, / Мәләкләр, Аллалар! / Күктә канлы Алла булса, / Җирдә башка Аллалар бар!!»).

Иҗтимагый-сәяси аңның, сәнгатьчә фикерләүнең кризис халәтен гәүдәләндергән декадентлык иң элек төрле модернистик юнәлешләрдә чагылыш таба, һәм шул ук вакытта ул, катлаулы тормыш материалын сурәтләгәндә, татар әдәбиятын моңарчы кулланылышта булмаган тәэсирле чаралар, тасвирлау алымнары белән баета. Еш кына декадентлык бер үк язучылар иҗатында ренессанс мотивлары белән тыгыз үрелгән рәвештә дә яши.

Марксистик эстетика декадентлыкны тискәре бәяли, анда өстен сыйныфларның, буржуаз зыялыларының һәлакәткә дучар ителгән мәдәниятен һәм рухи ярлылыгын күрә. XX йөз башы татар әдәбиятына караган очеркларда да аңа, партиянең сыйнфый-социологик күрсәтмәләре күзлегеннән чыгып, сәяси бәя бирелә.

XX йөз ахыры – XXI йөз башы татар әдәбияты белеме декадансны реакцион идеологик һәм сәнгати күренеш дип кабул итүдән баш тарта; әдәби процессның аерым чорларында аның калкып чыгуын, кабатланып килүен яшәештәге фаҗигале халәт, «бөек ару», «тарихи авыру» (Ницше), иҗтимагый төшенкелек, якынлашып килүче афәтләр – этносларның, мәдәниятләрнең һәлакәт һәм инкыйраз алдында торулары белән аңлата.

Әдәбият

XX йөз башында татар әдәбияты. Очерклар. Казан, 1954;

Нуруллин И.З. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан, 1982;

Ганиева Р.К. Декадентлык // Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990;

Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. Казан, 2003.                     

Автор – Р.К.Ганиева