Эчтәлек

Җиде иҗекле шигырь юлларына нигезләнгән шигъри форма. Алар, аерым бер тәртиптә төркемләнеп, дүртәр юллы строфа тәшкил итәләр.

Шәрык классик поэзиясендә газәл, касыйдә, мәснәви, робагый һ.б. кайбер жанр төрләре бәйт нигезендә төзелгән. Алар бер-берсеннән рифмалар системасы һәм бәйтләрнең санына карап аерыла.

Жанр үзенчәлегенә карап, бәйтләр рифмалы яки рифмасыз булырга мөмкин. Мәсәлән, газәл һәм касыйдәдә беренче бәйт рифмалы, шуннан соңгы бәйтләрдә исә икенче шигъри юл беренче бәйтнең икенче юлы белән рифмалаша бара (аа, ба, ва...).

Күрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә
кояш бергә;

Шулай бергә бугай шатлык та хәсрәт
канлы яшь берлә.

Бу – Г.Тукайның «Шатлык вә хәсрәт» исемле 4 бәйтле шигырендәге ахыргы бәйт. Шигырь гаруз системасындагы сигез стопалы тоташ (һазәҗе һазаҗе мөсәммәне салим): мөфагыйлун, мөфагыйлун, мөфәгыйлун, мөфагыйлун үлчәмендә язылган.

Әдәбият

Курбатов Х.Р. Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика. Казан, 1984.

Табрз В. Джам и мутаар (Трактат о поэтике). М., 1959.

Хамраев М.К. Основы тюркского стихосложения. Алма-Ата. 1963.

Tassy M.K. Rhetorique et prosodie des langues de l'orient musulman. Paris, 1873.

Weil G. Grundriss und Sustem der altarabishen Metrum. Wiesbaden, 1956.

Авторы: Х.Р.Курбатов