- РУС
- ТАТ
Грекчадан antithesis – капма-каршылык.
Антитеза принцибына бөтен әсәр яисә аның бер өлеше генә дә корыла ала. Антитеза татар әдәбиятында киң кулланыла.
Бу дөньяда, табигыйдыр, кеше буш булмый дошманнан!
Шулай ансы; вәләкин, и ходаем, сакла дустлардан! (Г.Тукай)
Күктә бер кош оча,
Югары, югары!
Мин ауныйм идәндә –
Кулларым богаулы. (М.Җәлил)
Нинди коточкыч авыр көн!
Нинди искиткеч матур көн! (Р.Харис)
Суык колактан алыр,
Сылу йөрәктән алыр. (Мәкаль)
Әдәби әсәр, газета яки журнал мәкаләсе, фильм исеме дә антитеза шәкелендә булырга мөмкин, мәсәлән: «Чын вә ялган» (Г.Тукай).
Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.
Ахманова С.О. Словарь лингвистических терминов. М., 1969.
Автор – Х.Р.Курбатов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.