Эчтәлек

Латинча ad – янына, янында, каршында, littera – хәреф. 

Татар шигъриятендә аллитерация шигырьне оештыру ысулы буларак кулланыла.

Җиктереп пар ат, Казанга
Туп-туры киттем карап.
Чаптыра атларны кучер
Суккалап та, тарткалап. (Г.Тукай)

Аллитерациянең юл башы саен тезелеп килүе (анафора рәвешен алуы) үзенә бер төрле рифма хасил итә. Борынгы төрки халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендә юл башы рифмасы еш кулланыла. Хәзерге вакытта юл башы аллитерациясе (яки рифмасы) үзе генә түгел, бәлки юл азагы рифмасы белән берлектә дә (еш кына горизонталь аллитерация) очрый.

Сандугачка җим салмыйсың,
Сайрый бирсен дисеңме?
Сагынганда юк сәламең,
Саргаеп үлсен дисеңме? (Халык җырларыннан)

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.

Литературный энциклопедический словарь. М., 1987.

Автор – Х.Р.Курбатов