Биографиясе

1948 елның 19 июле, Казан – 1997 елның 28 июле, шунда ук.

Бөтенсоюз кинематография институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1966 елда Казан телевидение студиясендә башлап җибәрә: кинооператор ассистенты, 1974 елдан оператор.

Иҗаты

Күп еллар дәвамында кинореж. В.И.Беспалов белән иҗади дуслыкта эшли, аның белән бергә иҗтимагый танылу алган «Кырлай» (1974, Тбилисида Бөтенсоюз телевизион фильмнар фестивале призы, 1975), «Татарстан – Республикам минем» («Республика моя, Татарстан», 1975), «Яр Чаллы. Шәрехләмәле портрет» («Набережные Челны. Портрет с комментариями», 1979; Бакуда Бөтенсоюз телевизион фильмнар фестивале дипломы, 1979), «Сөюнең сак сүзләре» («Любви негромкие слова», 1983), «Килешү акчадан кыйммәтрәк» («Договор дороже денег», 1984; Киевта Бөтенсоюз телевизион фильмнар фестивале призы, 1985), «Камадагы йорт» («Дом на Каме», 1985) фильмнарын төшерә. Щеглов шулай ук «Миллионны нәрсәгә сарыф итәргә» («Как истратить миллион», 1982), «Татлы искергән икмәк» («Этот сладкий чёрствый хлеб», 1984), «Башкарма комитетның гадәти эш көне» («Будни исполкома», 1985), «Минем яшел бишегем» («Зелёная моя колыбель», 1986) фильмнарын төшерә; «Зөя елгасы» («Свияга-река», 1991) фильмының режиссёры һәм операторы.

Автор – Е.П.Алексеева