Биографиясе

1941 елның 21 гыйнварында Казанда туган.

Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының сценарий факультетын тәмамлый (1966, И.В.Вайсфельд остаханәсе).

1965 елдан Казан телевидение студиясендә яшьләр тапшырулары мөхәррире, 1969 елдан җитештерү буенча баш мөхәррир.

Иҗаты

«Бии Галина Калашникова» («Танцует Галина Калашникова», 1966), «Күңелдә яз» («В душе весна», 1969) фильмнарының сценарий авторы. 1970 елдан Рубцова кинорежиссёр В.И.Беспалов белән берлектә «Татар гармуннары» («Татарские гармошки», 1970), «Нәҗип Җиһанов музыкасы» («Музыка Назиба Жиганова», 1972), «Кояш яктырткан наратлар» («Сосны, освещённые солнцем», 1973), «Кырлай» (1974), «Сабан туе буяулары» («Краски Сабантуя», 1976), «Кер минем ак йортыма» («Войди в мой белый дом», 1978) фильмнарын төшерә.

Рубцованың В.И.Беспалов белән иҗади берлектәге КамАЗ турында «Яр Чаллы. Шәрехләмәләр белән портрет» («Набережные Челны. Портрет с комментариями», 1972), «КамАЗ. Икенче сулыш» («КамАЗ. Второе дыхание», 1980), «... плюс йөрәк» («... плюс сердце», 1982), «Килешү акчадан кыйммәтрәк» («Договор дороже денег», 1984) фильмнары, шулай ук Татарстанның мәшһүр музыкантларына багышланган «Күңел моңы» («Мелодия души», 1990, С.Сәйдәшев турында), «Бу мәңгелек могҗиза» («Это вечное чудо», 1993, Р.Урасин турында), «Рөстәм Яхин. Сентименталь сәяхәт» («Рустем Яхин. Сентиментальное путешествие», 1993) фильмнары циклы аерым урын тота. Рубцова сценарийлары буенча «Татар милли бүләге» («Татарский сувенир», 1975), «Рөстәм Яхин көйләре» («Мелодии Рустема Яхина», 1981), «Тавлин чишмәсе» («Тавлинский родник», 1981), «Казан шәһәре — нык шәһәр» («Град Казань зело крепок», 1991), «Марсель Сәлимҗанов. Йөрәкләрдә кала эзләр» («Марсель Салимжанов. Оставить в сердце след», 1995), «Александр Ключарёвны искә алып» («Вспоминая Александра Ключарёва», 1996), «Академик Мансур Хәсәнов» (2003), «Алмаз Монасыйпов. Казаным, Казаным...» (2004), «Тукай төшләре» («Сны Тукая», 2006), «Алабуга. Кама буе хәзинәсе» («Елабуга. Жемчужина Прикамья», 2006), «Ринат Еникиев. Хәзер яки беркайчан да» («Ренат Еникеев. Сейчас или никогда», 2007) һ.б. фильмнар төшерелә.

Рубова сценарийлары буенча төшерелгән күп кенә фильмнар бөтенсоюз телевизион һәм документаль фильмнар фестивальләре дипломнары һәм призлары белән бүләкләнә; «Советларча яшәү рәвеше» («Советский образ жизни») фильмы сценарие ТАССРның Х.Ямашев исемендәге Журналистлар берлеге бүләгенә лаек була (1980).

Рубцова сценарийлары буенча төшерелгән 60 ка якын фильм Татарстан кинематографының алтын фондына керә.

Хезмәтләре

Кинохроника һәм видеотехника — конкуренты или союзники? // Перспективы развития современного общества: искусство и эстетика: Материалы Всероссийской научной конференции. Казань, 2003 (автордаш).

Рэм Урасин. Уроки музыки // Казань. 2003. № 3.

Весточка с войны // Казань. 2003. № 5/6.

Рустем Яхин в воспоминаниях современников. Казань, 2004 (автордаш).

Автор – Е.П.Алексеева