Биографиясе

1948 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1971 елда Казан университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Вечерняя Казань» газетасында мәдәният бүлеге үзхәбәрчесе булып эшли; мәкаләләре «Ленинец» һәм «Комсомолец Татарии» газеталарында басыла. Казан кинохроника студиясенең кинопериодика бүлеге администраторы (1974 елдан), сценарийлар авторы (1985 елдан), өлкән мөхәррире (1986 елдан).

Иҗаты

Разбежкина сценарийлары буенча «Взвейтесь кострами» (1985 ел; Алма-Ата шәһәрендә узган 15 нче бөтенсоюз кино фестивале призы), «А у вас во дворе?» (1987 ел; СССР Эчке эшләр министрлыгы премиясе, Лос-Анджелес шәһәрендә узган кино фестивале дипломы; Мангейм, Мюнхен, Мәскәүдә узган кино фестивалендә күрсәтелә), «Этот непонятный Галимзянов» (1988 ел), «Я верую» (1989 ел) фильмнары, «Большой театр» (2000 ел), «Хроники русского террора» (2000 ел) телевизион документаль сериаллары төшерелә.

1989 елда Казан кинохроника студиясендә «Время» тәҗрибә иҗат остаханәсе оештыру тәкъдиме белән чыга; режиссерлык эшчәнлеген башлап җибәрә, 1989–2005 елларда үзе язган сценарийлар буенча 27 документаль фильм төшерә, алар арасында халыкара танылу алган «Успение», «Концерт по заявкам», «Конец пути» фильмнары (барысы да – 1991 ел; Мәскәү, Фрейбург, Амстердамда узган халыкара кино фестивальләре дипломнары) бар.

1992–1998 елларда Казан университетында визуаль культура тарихы һәм теориясе буенча лекцияләр укый, бер үк вакытта Россия Федерациясе Госкиносының «Современник» киностудиясендә эшли.

1997 елдан Мәскәүдә яши һәм эшли. 1997–2000 елларда «Сто фильмов о Москве» проекты кысаларында 4 фильм төшерә, алар арасында «Сабантуй», «Славянские танцы», «Подземка» фильмнары да бар; 2001 елда «Культура» телевизион каналы өчен «Геннадий Айги», «Война и мир. Фрагменты» фильмнарын төшерә. 2003–2004 елларда – Н.Нестерова университетында (Мәскәү), 2004–2005 елларда «Интерньюс» мәктәбенең кино һәм телевидение факультетында укыта.

2004 елда үзен уен киносы режиссеры буларак сынап карый; «Время жатвы» фильмы 10 бүләккә, шул исәптән Россия киносының «Окно в Европу» (Выборг шәһәре, 2004 ел) 12 нче кинофорумында Гран-прига, Триест шәһәрендә (Италия, 2004 ел) узган халыкара кинофестивальдә Гран-прига, Онфлёр шәһәрендә (Франция, 2005 ел) узган халыкара кино фестивалендә иң яхшы дебют өчен призга лаек була.

Автор – Е.П.Алексеева