Биографиясе

1926 елның 18 апрелендә Казан шәһәрендә туган.

Казан сәнгать училищесен (1945 ел), Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын (Мәскәү, 1952 ел) тәмамлый.

1952–1986 елларда «Ленфильм» киностудиясендә өс киемнәре рәссамы булып эшли.

40 ка якын тулы метражлы кинокартиналар иҗат итүдә катнаша. Арада иң билгеле хезмәтләре: «Алеко» (1953 ел), «Балтийское небо» (1961 ел), «Дикая собака Динго» (1962 ел), «Женя, Женечка и Катюша» (1967 ел), «Седьмой спутник» (1968 ел), «Мама вышла замуж» (1970 ел), «Строговы» телесериалы (1976 ел) һ.б.

1981 елда «Үзбәкфильм» киностудиясенә өс киемнәре рәссамы итеп чакырыла, 1982 елда «Казахфильм» киностудиясендә «Хаҗи Мукан» картинасын төшерүдә катнаша.

Санкт-Петербургта яши.

Әдәбият

Гурченко Л.М. Аплодисменты: Повесть. М., 1987.