Биографиясе

1947 елның 26 июнендә Приморье краеның Иман шәһәрендә туган.

Бөтенсоюз кинематография институтының операторлар факультетын тәмамлый (1982).

1965 елдан, Казан авиация институтында укыганда, кинога төшерү белән мавыга башлый (һәвәскәр).

1968 елдан Казан телевидение студиясенең кино төркемендә, 1979 елдан Казан кинохроника студиясендә оператор, 1994 елдан «Эрго-медиум» медицина фәнни-җитештерү фирмасының «ЭРТ-видео» студиясе җитәкчесе һәм режиссёры.

Иҗаты

Морозовның беренче операторлык эше – «КамАЗ. Династия барлыкка килү» («КамАЗ. Рождение династии», 1976, режиссер Н.К.Вәлитов) фильмы; ул Ленинградта (1977) һәм Кишинёвта (1978) узган бөтенсоюз телевизион фильм фестивальләренең дипломнары белән билгеләп үтелә.

«Сабантуйга бару юлы» («Дорога на Сабантуй», 1980, режиссер Н.К.Вәлитов) фильмы республиканың М.Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була.

Минскида күрсәтелгән «Түбән Кама варианты» («Нижнекамский вариант», 1985, режиссер В.Е.Игнатюк) фильмы операторлык осталыгы өчен 13 нче Бөтенсоюз кинофестивале дипломы белән бүләкләнә, «Космик соната» («Космическая соната», 1981), «Азнакай карабодае» («Азнакаевская гречиха», 1984) фильмнары СССР ВДНХсының бронза медаленә лаек була.

«Без – пыяла өрдерүчеләр» («Мы – стеклодувы», 1977), «КамАЗ. Эш ритмнары» («КамАЗ. Рабочие ритмы», 1977), «Канатлану килсен сезгә» («И да придёт к вам окрылённость», 1978), «Карате. Буш кул» («Карате. Пустая рука», 1979) фильмнарында бер үк вакытта режиссёр вазифасын да башкара. Морозовның режиссёр Р.Г.Хисамов белән берлектә төшерелгән, яшь буынны тәрбияләү, балалар арасындагы җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләрен яктырткан «Апрелия иле чакыра» («Зовёт страна Апрелия», 1987), «Бушлык» («Пустота», 1988), «Җан авазы. ПТУның эчке дөньясы» («Крик. ПТУ не с парадного подъезда», 1989) фильмнары аеруча зур иҗтимагый яңгыраш ала.

«Яшьләрнең хәтәр уеннары» («Страшные игры молодых», 1988) фильмы киң экранга чыга, инглиз теленә тәрҗемә ителгәннән соң, 1990 елда Дәһли шәһәрендә узган Халыкара кино фестивалендә күрсәтелә.

Морозов шулай ук Татарстан милициясе эшчәнлегенә багышланган «Һәм бу – без сайлаган һөнәр» («И это был наш выбор», 2001, РФнең Эчке эшләр министрлыгы дипломы), «Исән-сау әйләнеп кайту» («Вернуться живыми», 2003, Чечняда хезмәт итү турында), автор җырларына багышланган «Җырлыйбыз, димәк, без исән» («Мы живы, покуда поём», 1996, «Эфир» телестудиясе), «Өч аккорд» («Три бардовских аккорда», 1997, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе) фильмнарын төшерә.

Морозов фәнни-популяр кино үсешенә саллы өлеш кертә, аның җитәкчелегендә яңа эндохирургия методикалары һәм технологияләре турында дистәләрчә фильм төшерелә. Алар нигезендә РФ һәм БДБ илләре территориясендә эшләүче хирурглар белемнәрен яңарта. Португалиядә уздырылган 1 нче Халыкара FILMO-BIDOS-97 медицина фильмнары фестивалендә Морозовның «Россиянең гади халыктан чыккан лидеры» («Российский лидер из глубинки») фильмы Россияне тәкъдим итә. 15 елдан артык ул ТР Кинематографистлар берлегенең операторлар секциясен җитәкли, шәкертләре арасында Д.Яшонков, Г.Морозов, Ә.Габ­дрәкыйпов һ.б. бар.

Казан ТЮЗы спектакльләренең шактый гына видеоверсияләрен төшерә.

Төрле тормыш күренешләренә, үзгәрешләргә һәрвакыт игътибарлы булуы, үзенчәлекле, кабатланмас чишелешләр эзләве һәм табуы, камерасының җитезлеге, кадрының күппланлылыгы Морозовның эшен Татарстан республикасы кинодокументалистикасында зур казаныш итә.

Автор – Е.П.Алексеева