Биографиясе

1935 елның 30 марты, Яшел Үзән районы Чирүче авылы – 2005 елның 20 октябре, Казан.

Казан педагогия институтын (1959), Мәскәүдәге Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын (1968) тәмамлый.

1959–1962 елларда Горький өлкәсенең Кучкай Пожары интернат мәктәбендә укытучы-тәрбияче булып эшли.

1962–1963 елларда һәм 1968 елдан Казан кинохроника студиясендә: кинооператор ассистенты, документаль һәм нәфис фильмнар режиссёры.

ТР Кинематографистлар берлеге идарәсе рәисе (1986–1998).

Иҗаты

«Габдулла Тукай» (1970), «Җылылык юлы» («Дорога тепла», 1973), «Турыдан-туры элемтә» («Прямая связь», 1974), «Бригадир Рәис Ганиев» (1974), «Татарстан нефтьчеләре» («Нефтяники Татарии», 1981), «Бу – КамАЗ» («Это – КамАЗ», 1982), «Рәссам – Иван Шишкин» («Художник – Иван Шишкин», 1982), Байкал-Амур магистрале төзелеше турында «Беренче сквозной» («Первый сквозной», 1984), Татар академия театры актёрлары турында «Сәйяр» йолдызлыгында» («В созвездии «Сайяр», 1995), «Тамырлар» (2000), «Яман» (2000) фильмнарын төшерә.

Милли традицияләр белән кызыксыну, вакыйгаларның асылын җиткерергә омтылу Фәхретдинов фильмнарына сюжет һәм композиция төзүдә үзенчәлекле иҗади юнәлеш бирә.

Фәхретдинов 40 тан артык документаль, фәнни-популяр һәм уку-укыту юнәлешендәге фильмнар, киножурналлар өчен сюжетлар төшерә; нәфис фильмнарны татар теленә күчерүче дубляж режиссёры була.

Әдәбият

Союз кинематографистов Республики Татарстан: 25 лет. Казань, 2006.

Автор – Е.П.Алексеева