Биографиясе

1945 елның 19 гыйнвары, Харьков шәһәре — 2023 елның 12 феврале, Мәскәү.

Мәскәү физика-техника институтын (1967) һәм Бөтенсоюз кинематография институтын (1974) тәмамлый, М.И.Ромм һәм Л.А.Кулиджанов остаханәсендә укый.

1974 елдан «Мосфильм» киностудиясендә эшли.

Иҗаты

1974 елда Г.И.Горин хикәясе нигезендә «Остановите Потапова» дигән беренче фильмын (диплом эше) төшерә, ул вакытлы матбугатта уңай бәяләнә.

«Слово для защиты» (1976), «Поворот» (1978), «Охота на лис» (1980), «Остановился поезд» (1982), «Парад планет» (1984), «Плюмбум или Опасная игра» (1986), «Слуга» (1988), «Армавир» (1991), «Пьеса для пассажира» (1995), «Время танцора» (1997) фильмнарының режиссеры. Барлык фильмнары да кинодраматург А.Миндадзе белән хезмәттәшлектә төшерелә.

Иҗатының төп темасы – җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр процессында кешенең әхлакый яктан формалашуы. В.Әбдерәшитов фильмнарына документаль сюжет белән куркыныч социаль күренешләрнең, чын тормыштагы вакыйгаларның маҗаралы элементлар белән үрелеп баруы, социаль-психологик анализ һәм ныклы гражданлык позициясе хас.

В.Әбдерәшитов фильмнары күп кенә халыкара һәм ил күләмендәге фестивальләрдә күрсәтелә.

Казанда үткәрелгән мөселман киносы фестивальләрендә жюри әгъзасы буларак катнаша.

Бүләкләре

РСФСР, СССР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1984, 1991).

Әдәбият

Савицкий Н. Разговор начистоту. М., 1987.

Астафьев Ю. Послесловие // Искусство кино. 1998. № 5 (автордаш).

Кино: энциклопедик словарь. М., 1986.