Биографиясе

1931 елның 4 октябре – 2014 едның 26 декабре, Ташкент.

1952 елда Ташкент театр-сәнгать институтын тәмамлый, аннан соң Югары режиссерлар курсында укый (Мәскәү).

Иҗаты

1963 елда А.Хачатуров белән берлектә «Синең эзләр» («Твои следы») дигән беренче фильмын төшерә. «Канатта йөрүчеләр» («Канатоходцы», 1965), «26 нчыга атмаска!» («В 26-го не стрелять!», 1967), «Кырык беренче ел алмалары» («Яблоки сорок первого года», 1969), «Сине көтәбез, егет» («Ждем тебя, парень», 1972), «Минем шәфкатьле кешем» («Мой добрый человек», 1973), «Онытылмас җыр» («Незабытая песня», 1974), «Менә дигән хыялый» («Великолепный мечтатель», 1977), «Мәхәббәт һәм ярсу» («Любовь и ярость», Ж.Ристич белән берлектә; Югославия, 1978), «Менә кайтты бу егет» («Вот вернулся этот парень», 1982) фильмнарын куя.

Батыров фильмнарының күпчелек геройлары – аның замандашлары, гамәлгә ашмастай хыялларга бирелмичә, лаеклы яшәргә омтылучы гади егетләр. Тормышның асылын аңлатырга тырышып, режиссёр геройларының характерын көндәлек мәшәкатьләр аша ача.

Батыров фильмнары бөтенсоюз экраннарында күрсәтелә, тамашачылар һәм кино белгечләре тарафыннан югары бәяләнә.

Әдәбият

Абдуллаев А., Мухамедов С. Пятьдесят лет узбекского кино. Ташкент, 1976.

Кино: Энциклопедический словарь. М., 1986.