- РУС
- ТАТ
(«На Волге широкой»), документаль-хроникаль киножурнал
1961 елда Казан кинохроника студиясендә чыгарыла башлый. Аның төп бурычы — Урта Идел автономияле республикаларының сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышының әһәмиятле вакыйгаларын яктырту. Материаллар әзерләү өчен Саранск (Мордва Республикасы) һәм Йошкар-Ола (Мари Республикасы) шәһәрләрендә кинохәбәрче пунктлары булдырыла, журналны татар, чуаш, мари, мордва, удмурт телләрендә дубляж ясау өчен иҗат төркемнәре оеша.
Беренче редакторы — В.Г.Гузанов, кинохәбәрче пунктлары белән Г.Г.Әмиров, К.Ф.Мотков, Л.В.Барышев, В.В.Райский, А.А.Дымич җитәкчелек итә.
КамАЗ төзелеше башлангач, Чаллы шәһәрендә кинооператор һәм режиссёр Е.Н.Афанасьев җитәкләгән хәбәрче пункты булдырыла.
Төрле елларда киноелъязманы төзүдә Х.Ф.Фәхретдинов, В.Е.Игнатюк, Й.Г.Карамышева, Э.Х.Үтәгәнов, Б.А.Максимов, В.Е.Кузьмина, Н.К.Вәлитов кебек режиссёрлар катнаша, Э.В.Гущин, Р.И.Копосов киносценарийлар иҗат итә.
Башта журналның периодик рәвештә айга 3 саны чыга, һәм ул берничә сюжеттан тора; аерым махсус саннары әһәмиятле вакыйгаларга багышлана: «Миллиард тонна» («Миллиардная тонна») — Татарстанда нефть чыгару хакында; «Автогигант төзелә» («Автогигант строится») — КамАЗ төзелеше турында; Татар академия театрының 60 еллыгына багышланган махсус чыгарылыш; «Хатирә. Май 1987» («Память. Май 1987») — Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаучылар хакында; «Көтү» («Ожидание») — Мордва АССР Темников Мәдәният йортының халык уен кораллары оркестры турында һ.б. Бөтенсоюз төзелешләренең («Оргсинтез», Түбән Кама химия заводы, Чабаксар ГЭСы һ.б. предприятиеләр) барышын яктыртуга зур игътибар бирелә. Алга таба журналның елга 10–12 саны чыга башлый, «Россия» колхозының дүрт ел фасылы» («Четыре времени года колхоза «Россия» — Мари Республикасының Куженер районы хуҗалыгы турында), «Союз күләмендәге көрәш» («Поединок союзного значения» — Казанда бокс буенча СССР чемпионаты үтү турында, 1991 дән), «Башлангычларның башы» («Начало начал» — Казан мәдәният һәм сәнгать университеты турында, 1993 тән), «Ерагая баручы Казан» («Казань уходящая», Казан коллекционерлары — борынгы әйберләрне җыючылар турында, 2003 тән) темаларын яктырткан саннар чыгуын дәвам итә. 2004 елдан периодик рәвештә «Көн артыннан көн — Идел буе округы» — «Поволжский округ день за днём» тематик альманахы чыга башлый.
Автор — Е.П.Алексеева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.