Эчтәлек

1927 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы заказы белән «Совкино» остаханәсендә төшерелә.

Ә.Шакиров повесте буенча Н.А.Зархи сценарие, режиссер Ю.В.Тарич, режиссер ассистентлары В.В.Корш-Саблин, И.А.Пырьев, Каюм Поздняков, операторы Г.В.Гибер, рәссамы А.А.Уткин. Рольләрдә: Булат батыр – Ярославцев, Пугачев – С.Борисов, Асме – А.Войцев, Елена фон Брандт – Г.С.Кравченко, эпизодларда Татар академия һәм Казан Зур драма театрлары актерлары, күп кешеле күренешләрдә Казан кешеләре һәм Казан гарнизоны солдатлары катнаша.

Картина сюжетының нигезендә – баш күтәргән качкыннар отряды башлыгы Булат батырның фаҗигасе. Аның ике улы ике лагерьда торып сугыша: Әсфән – баш күтәрүчеләр ягында, Тимер – хөкүмәт гаскәрләре ягында. Вакыйга, көчәйгәннән-көчәя барган крәстияннәр сугышы фонында башланып, Е.И.Пугачев һәм Булат батыр гаскәрләренең Казанга басып керүләре белән тәмамлана.

Фильм документаль-тарихи фактларга нигезләнеп эшләнә. Пугачевның Казанга һөҗүм итү юллары (Мамадыш тракты, Арча кырындагы кирпеч сарайлар, шәһәрнең татарлар яшәгән өлеше, Кремль һ.б.) төшерелә.

Татар халкының тарихы һәм көнкүреше, нигездә, дөрес чагылдырыла, ләкин сюжетны бәян итү барышында өзеклекләр бар, кайбер урыннарда персонажларның психологик халәте озын титрлар белән алыштырыла.

Фильм беренче тапкыр Казанда 1928 елның 22 февралендә күрсәтелә, 12–18 июньдә «Электро» кинотеатрында киң экранда бара һәм тамашачы тарафыннан югары бәяләнә.

Әдәбият

Алексеев И. Рубежи кинодокументалистов Татарии. Казань, 1974.