Эчтәлек

1926 елда шул ук исемдәге җәмгыять каршында татар әдипләренең әсәрләрен латин хәрефләре белән бастыру, дөнья һәм рус әдәбияты классиклары әсәрләренең тәрҗемәләрен әзерләү һәм нәшер итү максаты белән оештырыла.

Шул елда нәшрият 4 китап чыгара: Ф.Сәйфи-Казанлының «Яңа татар алфавиты», Г.Нугайбәкнең «Латинлаштыру факторлары», «Яңа татар әлифба графикасы», «Яңалиф уставы» проектлары.

1927 елда басмаларның төп өлешен язуны латинлаштыру принципларына багышланган җыентыклар, яңа алфавитны кертү буенча Г.Нугайбәкнең «Латин әлифбасы (яңалиф) һәм орфография нигезләре», Г.Хәбиби һәм Ф.Мөбарәкшинның «Яңалиф һәм яшьләр», Ф.Сәйфи-Казанлының «Ун сәгатьле ирекле яңалиф курслары һәм авылда эшләү юллары», А.Н.Григорьевның «Керәшеннәр арасында яңа төрки алфавит мәсьәләләре» («Вопросы ново-тюркского алфавита среди кряшен») һ.б. гамәли кулланмалары тәшкил итә. Г.Нугайбәкнең латин графикасы нигезендәге беренче кыска «Әлифба»сы басыла.

Яңа графика нигезендә татар телендә киң масса укучылар өчен китаплар нәшер итү башлана: Г.Тукайның «Яңа Кисекбаш», «Мияубикә», «Шүрәле», М.Гафуриның «Заятүләк һәм Сусылу» хикәяләре. Заман язучылары: Һ.Такташ, Х.Туфан, Г.Камал, Ш.Камал, М.Гали, Г.Гали, К.Нәҗми, Г.Кутуй, Г.Толымбай, Ш.Әхмәдиев, С.Сүнчәләй, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, К.Тинчурин, Н.Исәнбәт, Т.Гыйззәт, Ш.Усманов, Г.Минский, Р.Ишморат, Л.Гыйльми, Т.Ченәкәй, Д.Юлтый, С.Атнагулов һ.б.ның бер томлык җыентыкларыннан торган «Татар язучылары әсәрләре» сериясе чыгарыла. Л.Н.Толстой, В.М.Гаршин, А.П.Чехов, М.Е.Салтыков-Щедрин, Н.В.Гоголь, Д.А.Фурманов, А.А.Блок, А.Н.Толстой, В.П.Катаев, Л.Н.Сәйфуллина, Ж.Б.Мольер, И.Ф.Шиллер, Г.Гейне, Дж. Лондон һ.б.ның әсәрләре басыла. Алар аша татар укучылары СССР һәм чит ил халыклары әдәбияты белән таныша. Басылган 198 китаптан 121 е — матур әдәбият әсәрләре, алардан бары тик дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре генә калыша. «Әлифба»лар арасында Ф. һәм С.Таһировлар, К.Әмири, Х.Кәриминең башлангыч мәктәп һәм олылар өчен мәктәпләргә исәпләнгән хезмәтләре бар.

1928 елдан яңа графика нигезендәге китаплар Татарстан китап нәшрияты тарафыннан басыла башлый.

1931 елда «Яңалиф» ябыла.

Әдәбият      

Каримуллин А.Г. Становление и развитие татарской советской книги: 1917–1932 гг. К.,1989